Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Төркиядә яшәүче татар галиме фән бүләгенә ия булды


Анкарадагы Якын Көнчыгыш стратегик тикшеренүләр үзәгенең (ORSAM) Евразия белгече Ильяс Камалов

Анкарадагы Якын Көнчыгыш стратегик тикшеренүләр үзәгенең (ORSAM) Евразия белгече Ильяс Камалов

Төрек тарих институты төзелүенә 80 ел тулу уңаеннан Төркиядә галимнәрне бүләкләү тантанасы узды. Анда илдә соңгы 5 ел эчендә басылган иң яхшы 4 фәнни китап авторын билгеләделәр.

Бүләкләнүчеләр арасында Сембердә туып-үскән, Төркиянең данлыклы Мимар Синан университетында аспирантура тәмамлаган яшь галим Ильяс Камалов та бар иде.

Ул Төркия халкына “Владимир Путин: КГБдан Русия президентлыгына” исемле китабы белән танылды. Ильяс Камалов Ризаэддин Фәхретдинның “Алтын Урда һәм Казан ханнары” әсәрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, төрки дөнья галимнәре арасында татар милләтенә кызыксыну уятты.

Бу хезмәтләреннән тыш галимнең Төркия вакытлы матбугатында сәяси мәкаләре дә басылып килә.

Бүләкләнүчеләргә көмеш тәлинкә һәм 10 000 төрек лирасы (якынча 6 мең доллар) акча бирелде, хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.

XS
SM
MD
LG