Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көнендә катнашкан Марат мең сумлык җәзага тартылды


Марат Җәләлиев
Марат Җәләлиев

Бүген Казанның Вахитов районы Җәмәгать мәхкәмәсе Хәтер көнендә катнашкан Марат Җәләлиевка карата хөкем карары чыгарды. Ул бер мең сум җәза түләүгә хөкем ителде. Җәзага тартылучы бу карардан канәгать булмавын, югары мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.


Мәхкәмәгә барыр алдыннан Татарстан эчке эшләр министрлыгына шалтыратып, Марат Җәләлиев нинди гаепләүләр белән җавапка тартыла, дип сорасак та, тәртип саклаучылар бу сорауга анык кына җавап бирә алмады. Мәхкәмәгә килегез, төгәл җавапны шунда ишетерсез дип әйттеләр.

Мәхкәмә башланыр алдыннан Җәләлиевнең үзе белән дә кыска гына сөйләшеп алу мөмкинлеге туды. Бүген 14.00 сәгатькә билгеләнгән мәхкәмә утырышы вакытыннан ярты сәгатькә соңарып башланды.

Марат Җәләлиев сүзләренчә, аны Хәтер көненнән кайтып барганда үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныткан кешеләр, документ күрсәтмичә, бер машинага утыртып алып киткәннәр. Нәтиҗәдә ул 2 тәүлек полиция бүлегендә тоткарланган. Марат үзен, бер гаепсезгә ирегемнән мәхрүм иттеләр, дип саный.

Ачык утырыш ябыкка әйләнде

Утырыш ачык узарга тиеш булса да, көтмәгәндә генә ул ябыкка әйләнеп куйды. Бу чарага килгән кызыксынучыларны да, эчке эшләр министрлыгы вәкилләрен дә мәхкәмә башлыгы утырышка кертмәде. Моның сәбәбе мәхкәмә тәмамлангач кына билгеле булды.

Мәхкәмә утырышы хакында ишетеп килгән дәүләт премиясе лауреаты, биология фәннәре докторы, профессор Абдуллаҗан Җәләлов бу утырышка кеше хокукларын яклар өчен килүен белдерде.

Кешене тоткарлаганда таныклык күрсәтү мәҗбүриме?

"Минемчә, бу процесс – ватандашлар җәмгыятенә каршы бер процесс. Мин монда бер ватандаш буларак килдем. Маратны якларга дип түгел. Аны тоткарлаган кебек һәр кешене тотып алып китәргә мөмкиннәр хәзерге көндә", ди ул.

Җәләлов сүзләренчә, Җәләлиевне машинага утыртып алып китүчеләр моның сәбәбен дә әйтмәгән, таныклык та күрсәтмәгәннәр. Бу исә чып-чын башбаштаклык. Хәтта чиксез башбаштаклык дип әйтер идем мин моны, дип белдерде ул.

Абдуллаҗан Җәләлов әлеге сүзләрен тәмамларга да өлгермәде, мәхкәмә утырышыннан Марат Җәләлиев та чыкты.

Мәхкәмә утырышында ниләр сөйләшенде, хөкемдар нинди җәзага тартты һәм, гомумән, нинди гаепләүләр турында сүз булды, дигән сораулар белән без аның үзенә мөрәҗәгать иттек.

Марат, бүген ачык буласы мәхкәмә утырышы ябык рәвештә узды, хөкемдар сиңа нинди җәза бирде?

– Карар шундый: хөкемдар мине бер мең сумлык җәзага тартты.

Хөкемдар сине нәрсәдә гаепләде?

– Анысын әйтмәде. Бәлки мин үзем беләм, дип уйлагандыр. Әмма шуны белдерде: мәхкәмә сезне бер мең сумлык җәзага хөкем итә, диде.

Ә ни өчен мәхкәмә башлыгы бу утырышка күзәтүче буларак килгән кешеләрне мәхкәмә утырышына кертмәде икән?

– Мәхкәмә башлыгы утырышка керүгә үк миннән нинди таләпләрем булуы белән кызыксынды. Мин исә ишек артында бу утырышка дип килгән полиция хезмәткәрләренең булуын, аларны танымавымны, аларны кабул итмәвемне һәм аларның утырышта катнашуларын теләмәвемне җиткердем.

Аннан соң дини сәбәпләрдән үземнем мөмкин хәтле фотосурәткә һәм видеоязмага төшмәвемне дә әйттем. Шуннан соң мәхкәмә башлыгы утырышны ябык уздырачагын әйтеп, ишекне эчтән бикләп куйды.

Үзеңә карата нинди җәза бирелүен көтә идең?

– Кузгатылган маддә нигезендә миңа күп дигәндә 15 тәүлек ирегемнән мәхрүм итү яный иде. Ягъни тоткарлану.

Хөкемдарның бер мең сумлык җәзасыннан канәгать калдыңмы?

– Уртача дип әйтсәм дөрес булыр. Миңа карата бирелгән бер мең сумлык җәза минем гаепле булуымны күрсәтеп тора. Әмма мин баштан ук әйттем: мин гаебемне танымыйм.

Мәхкәмә утырышы барышында үземнем тагын бер таләбемне белдердем: мөхтәрәм хөкемдар, сездән, миңа карата кузгатылган эшне туктатуыгызны сорыйм, чөнки эшне кузгатуның сәбәбе юк, дидем.

Сине моннан ике көн элек тоткарлаган кешеләр ни өчен тоткарлаганнарын һәм 2 көнгә иректән мәхрүм итү сәбәпләрен әйттеләрме? Син бит полиция бүлегендә ике тәүлек гомереңне уздырдың.

– Әлбәттә, юк. Мине ул көнне рәсми кием кимәгән ике кеше ике ягымнан тотып алды да, машинага утыртып алып китте. Бу 15 октябрь шимбә көнне иде. Мин моны Хәтер көненә катнашканым өчен булды дип әйтәм. Чөнки аларның мине баштан ук күзәтеп йөрүләрен сизгән идем инде.

Алар бары тик сине генә тоткарладымы, әллә инде Хәтер көненә катнашучы башкалар да тоткарландымы?

– Белүемчә, мине генә. Чөнки мин үз янымда Хәтер көненә катнашучы башка кешеләрне күрмәдем. Ике тәүлек утырып чыккан җирдә дә мин таныш йөзләрне күрмәдем.

Бу мәхкәмә карарына үз канәгатьсезлегегезне белдерергә уйлыйсызмы?

– Әлбәттә уйлыйм. Чөнки мин гаепсез. Мин хаклык, гаделлек, ватан, дин, тел өчен көрәшәм.

* * *

Җәмәгатьчелеккә ачык булган әлеге утырышка килүчеләрнең саны күп булмады. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләреннән 4-5 һәм үзләре ишетеп килгән ике кешене санамаганда, әлеге мәхкәмә утырышы белән башка кызыксынучылар күренмәде.
XS
SM
MD
LG