Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:55

Русия премьер-министры Владимир Путин президент вазифасына киредән кайтуын илдә тотрыклылык урнаштыру мөһимлеге белән аңлатты. Ул авыр 90нчы елларда хакимияткә килүен искә алды.

Белгечләр Владимир Путинның президент вазифасына озакка, ягъни 2024 елга кадәр киләчәген фаразлый. Димәк, болай да ирекләр чикләнгән Русияне алда тагын да кырысрак еллар көтә.

Путин “Бердәм Русия” фиркасе җыенында президентлыкка намзәт буларак тәкъдим ителгәннән соң, бу көннәрдә беренче тапкыр Русиянең өч телевизион каналына әңгәмә бирде. Анда ул өченче тапкыр президентлыкка баруын илгә тотрыклылык алып килү белән бәйләде һәм мисал буларак үзенең 1999 елда килеп тәртип урнаштыруын билгеләп узды.

“Ил авыр хәлдә булганда, ягъни кризистан арынып аякка басып килгәндә бу тотрыклык бик мөһим. Без шулай ук илнең таркалу чорын уздык дияргә мөмкин. Советлар берлеге таркалды. Ә нәрсә ул Советлар берлеге, ул шул ук Русия. Бары башкача атала гына иде. Без 90нчы еллардагы авыр вакытны уздык. Бары 2000 елдан гына әзме-күпме аякка баса башладык. Эчке дөньяны аякка бастырдык. Һәм безгә тотрыклы үсеш өчен вакыт кирәк”, диде ул.

Тагын да начаррак була аламы?

Элек инде ике тапкыр рәттән президент булган Путин үзен Советлар Берлеге таркалуыннан соң илне башбаштаклыктан һәм икътисади тотрыксызлыктан алып чыгучы буларак тәкъдим итә.

Сәяси белгечләр һәм хокук яклаучылар исә моның бик кыйммәткә төшүен әйтә. Аерым алганда, сайлаудагы хәрәмләшүләр, “курчак” парламент булдыру, массакүләм мәгълүмат чараларын буу, гражданнар иреген кысу нәкъ Путин президент булган чорга туры килде.

Путин кайберәүләрнең: “инде тагын да начаррак булмаячак” диюенә каршы килә.

“Бу сүзләрне әйтер өчен бик сак булырга кирәк. Ике-өч дөрес булмаган адым ясау да элек булганнарны шулкадәр тиз каплап китәргә мөмкин. Без хәтта абайлап да элгермиячәкбез”, ди.

Путин әңгәмә барышында шулай ук тотрыксыз Төньяк Кавказ турында да әйтте. “Безнең әле анда проблемнар шактый”, диде ул. Шул ук вакытта Русиядә гомумән җинаятьчелек һәм террор белән проблемнар булуын искәртте.

Билгеле булганча, Путин Русия президенты булганда Чечняда кырыс контроль урнаштырды. Ул еллардагы сугышлар һәм кеше хокукларын бозуларны чеченнар әле дә зур тетрәнү белән искә ала.

Элекке һәм бүгенге президент сүз куешкан

ФСБга үзгәртелгән элекке КГБ агенты булган 59 яшьлек Путин очкыч йөртеп, янгын сүндереп һәм тагын шуның ише “батырлыкларын” күрсәтеп һәрдаим үзен каһарман буларак тәкъдим итеп килде. Шулай ук ул Икенче дөнья сугышыннан соң булган җитәкчеләр арасында үзен иң эшчән башлык булуын әйтте.

Путин үзен Кушма Штатларның элекке президенты Франклин Рузвельт белән чагыштырды. Икътисади төшенкелек һәм Икенче дөнья сугышы вакытындагы иң авыр чорларда аның дүрт тапкыр президент булуын искә алды. Шул ук вакытта Путин беркайчан да президент вазифасына омтылмавын әйтте, әмма нәрсәдер эшләргә уйласа, аны ахырына кадәр җиткерүен яисә инде уңай нәтиҗә белән тәмамлавын өстәде.

Моннан тыш ул инде дүрт ел элек үк Дмитрий Медведев белән аның киредән президент вазифасына кайтырга мөмкинлеге турында сөйләшү булуын әйтте. Медведевның премьер-министр булуы нигездә декабрьдә узачак парламент сайлаулары нәтиҗәләреннән торачагы аңлашылды.

“Әгәр Дмитрий Анатольевич “Бердәм Русия” исемлеген җитәкләсә, ә сайлаучылар аның өчен тавыш бирсә һәм фирка үзенең алдынгы позицияләрен яклап, без эшкә яраклы парламент булдыра алсак, ул очракта бу парламентка һәм җиңүгә таянып Дмитрий Анатольевич эшкә яраклы хөкүмәт булдыра алачак”, диде ул.

Чит илләргә дә җавап табылды

Соңгы халык фикерен белешү нәтиҗәләре, “Бердәм Русия” фиркасенең әлләни күп тавышка казана алмаячагын күрсәтте. Шуңа да карамастан ул илдәге иң популяр фирка булып кала.

Тышкы илләр белән багланышларга килгәндә, Путин Русия үз партнерлары белән дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга вәгъдә итте. Шул ук вакытта ул чит ил тәнкыйтьчеләренең авызын яптырып куя торган сүзләрдән дә тартынмады.

“Бу бөтенләй сезнең эш түгел”, диде ул.

XS
SM
MD
LG