Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

26 октябрьдә Шыгырданда укулар “Идел буенда ислам: тарих, традиция һәм бүгенге көн” дигән темага багышлана. Икенче көнне Идел буендагы татар авылларыннан эшмәкәрләр “Шыгырдан диалогы” икътисад форумына җыелачак.


Русиянең Үзәк өлеше, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие, Русия җәмәгать пулаты әгъзасы Әлбир Крганов сүзләренчә, ата-бабаларыбызның сәүдә, тауар җитештерү традицияләренең уңай тәҗрибәсен бүген дә куллану мөмкинлеге бар.

– Әлбир хәзрәт, әлеге укулар вакытында татар авылларының "Шыгырдан диалогы" дип аталган икътисади форумы да булып узачак икән. Гадәттә икътисади форумнар инвестицияләр җәлеп итү, төрле икътисади килешүләр төзү өчен үткәрелә. Шыгырдан тәҗрибәсен татарлар яшәгән башка төбәкләргә дә тарату өчен бу форумны оештырасызмы? Ник дигәннән, Шыгырданда эшмәкәрлек Русиянең башка татар авыллары белән чагыштырганда нык алга киткән.

– Бездә мишәрләр кызык итеп эшмәкәрләрне "эшбатырлар" дип тә атыйлар. Дөрестән дә, Аллага шөкер, татар авылларында бүген бер Шыгырданда гына түгел, ә гомумән, татар дөньясында эшмәкәр булган, эш алып бара торган булдыклы егетләребез күп. "Шыгырдан укулары" вакытында авылларның икътисадына багышланган форум үткәрергә дип ниятләдек. Ул 27 октябрьдә, укуларның икенче көнендә узачак.

Әлбир хәзрәт Крганов

Әлбир хәзрәт Крганов

Теләгебез һәм максатыбыз - урта һәм кече бизнеста булган кешеләргә дәүләт ягыннан да нинди ярдәмнәр күрсәтеп булуны ачыклау һәм аларның хокукларын яклау турында сүз булачак. Дөнья нык яңарып һәм үзгәреп торганда эшмәкәрләргә яңа төрле эш ысулларын тәкъдим итергә телибез.

Бу форумда Чуашстан президенты Николай Игнатьев берничә министр белән катнашачак. Татарстаннан Халыкара KAZANSUMMIT икътисади форумны уздырган җитәкчеләр, Татарстанның инвестицияләр үстерү агентлыгы башлыгы Ленар Якупов, Башкортстаннан һәм гомумән Идел буе федераль бүлгесендәге татар авылларыннан, Мәскәүдән дә кунаклар һәм белгечләр катнашып шушы мәсьәләне уртага салып киңәшергә уйлыйбыз. Авыл икътисадын ничек күтәрергә, ничек алга сөрергә, ничек аларга ярдәм итәргә була дигән сораулар күтәреләчәк.

– Эшмәкәрләр үзләре күп булырмы? Төрле авыллардан ничәләп эшмәкәрне көтәсез?

– Безнең җыела торган зал 200 кешелек. Ул тулыр дип уйлыйбыз, чөнки әле генә оештыру комиссиясенә бик күп авыллардан да киләчәкләрен хәбәр иткәннәр. Аннан да кала хәләл ризыклар җитештерүче оешмалар һәм ширкәтләр киләчәк. Татар авылларында бит хәзер кайда казы, кайда ит консервлары эшлиләр. Көнбагыш киптерүчеләр, үрдәк, каз сатучылар да бар. Төрле юнәлештәге эшләр бар бит. Алар да үзләренең тауарларын ярминкә шикелле оештырылган җирдә күрсәтәчәкләр. Аны бик оешкан төстә узар дип уйлыйбыз.

Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапота белән дә беркөнне күрешкән идем. Ул, бәлки, үзем дә катнашырмын, дип әйтте. Үзе килмәсә дә аның ярдәмчеләре киләчәк. Бу форумга игътибар бик зур. Без аны авыллардагы эшбатырларыбызга, эшмәкәрләребезгә файда китерә торган итеп уздыра алырбыз дип өметләнеп калабыз. Бу икътисади форум беренче тапкыр була. KAZANSUMMIT Халыкара икътисад форумын үткәргән оешма белән бергәләшеп авыл икътисадына багышлап бу очрашуларны киләчәктә дә уздырырбыз дип бу эшне башладык.

– Гадәттә сайлау алдыннан, билгеле булганда 4 декабрьдә Дума сайлаулары, җитәкчелек мондый җыеннарга күбрәк игътибар итә башлый. Түрәләр ягыннан бу форумга игътибар сайлау булганга гынамы, әллә чынлап та җитәкчелектә кызыксыну бармы?

– Ике ягы булса да хәерле дип уйлыйм. Беренчедән, "Шыгырдан укулары"н без ел да көз көне октябрь аенда үткәреп киләбез. Монсы сайлау өчен генә махсус оештырылган әйбер түгел. Икенче яктан, дәүләт җитәкчеләренең дә килеп катнашуы ул - файдага гына. Аларның аңлавыннан күп нәрсә тора. Үзләренең күзләре белән күреп, тауарларны тотып карасалар, икътисадка үзләрен багышлаган кешеләр белән түрәләрнең диалог коруы - безгә файдага гына булачак. Без шуның өчен тырышабыз да. Теләгебез - эшкуарлар һәм дәүләт вәкилләре, банкирлар, белгечләр булсын - ике арада аңлашуга ирешү.

Мәскәүдә ришвәткә каршы булган бер комитет эшләп килә. Аны кыскача НАК (Национальный антикоррупционный комитет – иҗтимагый оешма) дип тә әйтәләр. Анда татар милләтеннән булганнар да бар. Аларны да чакырдык. Эшмәкәрләргә хаксыз рәвештә басым була калганда ничек җавап кайтарырга, нинди кануннарны белергә, әнә шул яклары турында да сөйләячәкләр. Бу мәсьәләләр дә көн үзәгендә тора бит.

– Бу форумга килгән эшмәкәрләр һәм шулай ук җитәкчеләр дә "Шыгырдан укулары"нда "Идел буенда ислам: тарих, традиция һәм бүгенге көн" дигән темага чыгышларны да тыңлаячаклармы?

– "Шыгырдан укулары" конференциясе 26 октябрьдә уза. Кайберәүләр беренче көнне, ә кайберәүләр икенче көнне киләчәк. Монда төгәл генә бөтенесе дә җыенда катнашыр дип әйтә алмыйбыз. Эшмәкәрләрнең күбесе икенче көнгә дип җыена. Беренче көндә дин галимнәре, мөфтиләр, Ислам университеты вәкилләре, дин белгечләре катнаша. Без беренче көндә дә икътисад мәсьәләсенә зур игътибар бирәчәкбез.

Татарларның икътисады электән нәрсәгә таянган булуын күрсәтәчәкбез. Мәхәллә, сәүдәгәрлек принципларын, элек татарларның ничек ярдәмләшеп эш алып баруларын барлаячакбыз. Аларның ничек Идел буенда яшәүләре турында бик матур үрнәкләр бар бит. Элекке тәҗрибәне ничек бүген дә кулланып булу мәсьәләсен тикшерәчәкбез.

Дөнья бүген глобальләшеп бара. Бу чараны үткәрүгә татарны икътисад ягыннан да татарлыгын, үзенчәлеген саклап булмас микән дигән фикерләр этәрде. Әлбәттә, икътисад Европа, куәтле дәүләтләр шартына җайлаша. Әмма шулай булуга карамастан, хәләл тауар җитештерү, татарлардагы үрнәк белән, үзара мөгамәлә төзү, дустанә яшәү белән үзгә бер юл булдырып булмас микән дигән фикерне алга сөрәбез.

– Әлбир хәзрәт, бу конференция милли үзаңны үстерүгә этәргеч бирерме?

– Мин үзем милли үзаңны саклауга өлеш кертер дип уйлыйм. Беренчедән, чараның күпмедер өлеше татар телендә булачак. Икенчедән, Идел буендагы бөтен татар авылларын җыештырып бу мәсьәләне бергәләшеп уйлау, бу мәсьәлә турында фикер йөртү үзе үк милли аңны уятуга сәбәп була. Аннары без белгечләргә дә, икътисадчыларга да, дини хезмәттә булган кешеләргә дә, Ислам университетындагыларга да татарның шушы байлыгын табыгыз, эзләгез әле дип алдан ук мөрәҗәгать итте. Без аларга "Ничек итеп безнең бабаларыбыз моны булдыра алган икән?" дигән сорау куйдык. Алар Ефәк Юлында да сәүдә иткәннәр, Кытайга, Европага, Япониягә кадәр барып җиткәннәр һәм менә без бүген. Алар ул вакытта нинди принциплар белән яшәгәннәр - менә шуларны беләсе һәм өйрәнәсе килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG