Accessibility links

Равил Минһаҗев әле дә Гуантанамода


Равил Минһаҗевнең гаскәрдәге чагы
Равил Минһаҗевнең гаскәрдәге чагы

Равил Минһаҗевның Пакстанда тотылып Гуантанамога ябылуына 9 ел тулды. "Азатлык Радиосы" аның анасы Зөһрә Вәлиуллина белән сөйләште.

Равил Минһаҗев халыкара көчләрнең Әфганстанда Әл-Каидә һәм Талибанга каршы хәрби чаралары башлангач әсир итеп алынган кешеләр белән ябылып тотыла. АКШның террорчылыкта шикләнелүчеләрне ябып тору урынындагы Равил Минһаҗевка әле дә рәсми гаепләү белдерелмәде.

Чаллыдан Таҗикстанга, аннан Пакстанга киткән Минһаҗевка тиздән 44 яшь тула. Аның хатыны һәм улы бар.

Минһаҗев Гуантанамодан иреккә чыгарылмый калган бердәнбер Русия ватандашы.

Кушма Штатлар федераль мәхкәмәсе май аенда ук аны азат итәргә дип карар чыгарса да, бу карар әле үтәлмәде. Азатлык радиосы Равил Минһаҗевның хәлен белү өчен аның белән аралашып торучы анасы Зөһрә Вәлиуллинага шалтыратты. Зөһрә ханым түбәндәгеләрне белдерде:

Зөһрә Вәлиуллина
Зөһрә Вәлиуллина
– Сөйләшеп торабыз. Мәскәүдән Кызыл Хач вәкилләре килә. Ике кеше. Берсе -француз, берсе, секретарьләре -марҗа кызы. Киләләр дә, бер сәгать сөйләшәбез. Ә бу юлы интернет аша күрештек. 11 ел инде аның өйдә булмаганына, 11 ел күргәнем юк иде. Әлхәмделиллә, шөкер, болай үзен әйбәт кенә хис итә. Анда хокук яклаучылардан 32 ел эшләүче, Равил белән дүрт ел эшләүче адвокат бар, Америкада. Шул адвокат әйтә, дүрт ел эшлим инде улыгыз өчен, бернәрсә дә... Ләкин теге халыкара мәхкәмә чыгарган карар, ул гаепле түгел диде. Аннары әйттеләр, ярты елдан яки бер елдан апелляция булыр дип. Апелляция булмады. Мин күптән түгел, аларга әйттем, бу нинди эш, баламны тоталар, кеше ни өчен утырганын да, тагын күпме утырачагын да белми, бернәрсә дә белми дип. Бер хөкем булды дип.

Ә Равил болай үзен әйбәт хис итә, көлеп тә җибәрә. Бүген йокламам инде, 11 елга беренче мәртәбә туганнарымны болай күреп сөйләштек ди. Ә болай өч ай саен Кызыл хач килеп тора, берәр сәгать мин аның белән сөйләшәмен. Анысы бик әйбәт.

– Ә соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

– 21 сентябрьдә сөйләштек.

– Күптән түгел генә икән әле.

– Әйе, күптән түгел, әле бер ай да юк.

– Кәефе яхшымы?

– Кәефе яхшы, болай. Ашаталар әйбәт ди. Космонавтларны ашаткан кебек ашаталар ди. Элегрәк тә әйтә иде, без сездәгедән, өйдә ашаганнан әйбәтрәк ашап торабыз дип. Теге бәйсез мәхкәмәдән соң бер яхшырак шартлы урынга күчергән булганнар. Аннары кире утыртканнар монда, тагын да көтәргә. Монсы начаррак, ләкин түзәрлек ди. Бернәрсәгә дә зарланмыйм ди.

– Хәзер улы да үсеп җиткәндер инде.

– Улы янына, бу юлы кодагыйга, Кама Аланына бардым, махсус балам янына. Аны бит мин биш яшькә хәтле үстердем. Атасыннан бер яшьлек булып калган иде. Хәзер инде 13-нче яшь китте. Үзенә охшаган матур кеше булып килә. Фотоларын дүртне алдым да, әтисенә җибәрдем.

– Равил белән телефон аша гына сөйләшәсезме, хат язышулар юкмы?

– Хатлар язамын. Кызыл хач аша җибәрәмен. Бу юлы алар килгәч, ике шоколад җибәрдем. 900 сумлык китаплар җибәргән идем. Бу юлы газет-журналлар җибәрдем. Татарстан эчендәге бөтен политиканы, бүтән илләрне, барын белеп утыра. Ничек шундый тыныч, бер дә хафаланмый, борчылмый, ничек шулай тәрбияләдегез дип сорыйлар миннән. Мин түгел, аны минем динем тәрбияләгән дидем.
XS
SM
MD
LG