Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда Сөмбелә бәйрәме узды


Денислылар үзләре пешергән икмәкне Миннәхмәт Халиулловка бүләк итте
Денислылар үзләре пешергән икмәкне Миннәхмәт Халиулловка бүләк итте

Быелгы бәйрәмгә төп кунак булып, Денис авылы үзешчәннәре һәм хезмәт алдынгылары килгән иде. Музыкаль программаны җырчы Рөстәм Асаев бизәде. “Сәйдәш” ансамбле биючеләре тантананы нурландырды. Ркаил Зәйдулла тамашачыны поэзия мохитенә кертеп җибәрә алды.


Тамашаны алып баручы Наилә Сабирҗанова “Сөмбелә” бәйрәменең тарихына тукталды:

"Сөмбелә Нәүрүзне хәтерләтә. Нәүрүз дә, Сөмбелә дә көн белән төннең тигез чакларына туры килә. 22 марттан соң көннәр озыная барса, 22 сентябрьдән соң көннәр кыскара. “Сөмбел” сүзе борынгы шумерларга барып тоташа. Алар телендә “шумбул” башак дигән мәгънәгә туры килгән.

Зодиак календаре буенча, сигезенче айны да Сөнбелә дип йөрткәннәр. Петр Iгә кадәр татарлар сигезенче айны шулай ук Сөнбелә дип исемләгән. Сөмбелә сүзе татар халкының сынамышларында, мәкальләрендә сакланган. Менә аларның кайберләре: Сөмбелә туса, су суыныр, Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал".

Быелгы уңыш бәйрәмендә яңа җырга премьера да булды. Рөстәм Асаев тантананы “Арыш башагы” исемле җыр белән ачып җибәрде. Җырның сүзләрен Расих Ханнанов язган, көен Рим Хәсәнов иҗат иткән.

Денис авылының “Таң йолдызлары” исемле ансамбле уңыш бәйрәме эчтәлеген җырлы-биюле уеннар һәм җирле уңганнарның уңышлары турында сөйләп баетты.

Алдынгылар бүләкләнде

Фатыйх углы Фәрид Мостакимов – Денис авылының иң зур җир биләүче фермеры. Самар өлкәсендә бердәнбер татар хатын-кыз фермер – ул денислы Рәис кызы Суфия Зыятдинова. Мостакимов игеннәр үстерсә, Зыятдинова терлекчелектә. Икесенә дә Губерна Дума рәисе Виктор Сазонов бүләкләр тапшырды.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Миннәхмәт Халиуллов, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин, эшмәкәрләр Расыйх Латыйпов, Рәшид Нурмөхәммәтов авыл уңганнарына кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Денис авылында яшәп, авыл тематикасын “Бердәмлек” газеты битләрендә яктыртып торучы журналист Нурсинә Хәкимовага Казанда чыга торган татар басмаларына язылырга акча бирделәр. Авыл түрәсе Өлфәт әфәнде Сәлахов та бүләкләргә лаек булды.

Самар Җәмиг мәсҗеде каршында чыгып килүче “Ислам – Нур” газеты мөхәррире Хәмид углы Фәрид Шириязданов хезмәте Сазонов тарафыннан макталды.

Тамашачылар да бүләксез калмады

Шагыйрь, язучы, драматург Ркаил Зәйдулла үзенең шигырьләрен сөйләде. Дәртле чыгышы бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да үстерде. Ркаилнең китапларын халыкка бүләк итеп тараттылар, чыгымнарны үз өстенә эшмәкәр Рифкат Хуҗин алган.

Малкуар Гомәр углы Ильяс Шәкүров акчасына 5000 данә белән басылган “Русча-татарча сөйләүлеге”н дә тамашачыларга бүләк итеп бирделәр.

Һәр тамашаның күчәре була. Сөмбеләдә ул җырчы Рөстәм Асаев иде. Артист сәхнәдән унбер җыр башкарды. Югары зәвык белән башкарылган классик җырлар, матур тавыш, озын буй, зыялы хәрәкәтләр, тыйнаклык, йомшак елмаю – болар барчасы да тамашачы тарафыннан дөрес бәяләнде һәм һәр җыры алкышларга күмелеп барды, чәчәкләргә лаек булды.

Милли хәрәкәтнең яшьләр төркеме тамаша алдыннан һәм концерттан соң фойеда төрле уеннар, биюләр оештырып, халыкны мавыктырды. Язучы Ркаил Зәйдулла халык белән якыннан аралашты. Әдиптәге татарлыкның көчле булуына әле дә сокланып сөйлиләр. “Милләттә Ркаилдай шәхесләр булганда сакланып калырга өмет бар әле”, ди татар хәрәкәтенең аксакалы Җәмил Вәлиуллин.

Шунда ук теләгән кеше татар һәм мөселман атрибутикасын сатып ала алды. Халыкка төрледән-төрле хәләл ризыклар тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG