Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Израил һәм Фәләстин тоткыннар алмашуын бәйрәм итә


Гилад Шалит (уртада) әтисе белән (уңда)

Гилад Шалит (уртада) әтисе белән (уңда)

Израил һәм Фәләстиндә Гилад Шалидның фәләстин тоткыннарына алмаштыруны икенче көн бәйрәм итәләр.

Шалитның туган шәһәре Мицпе Хилада элекке тотыкны каһарман буларак каршы алдылар, - билгеләп үтә Би-Би-Си. Меңнәрчә кеше Израил байраклары белән болгап Шалитны һәм аның якыннарын ак канәфер һәм роза чәчәкләренә күмделәр.

Израил һәм ХАМАС арасындагы килешүгә караганда, 2006 елда әсирлеккә эләккән Гилад Шалитның азат ителүе өчен Израил төрмәләреннән меңнән артык фәләстин тоткыны чыгарылачак. Аларның күбесе теракт һөҗүмнәрен оештыруда гаепләнеп кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG