Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан Таможня берлегенә кабул ителә


Кыргызстан Таможня берлегенә кабул ителә. Бу тәкъдимне Петербурдагы очрашуда Евразия икътисади берләшмәсе илләренең (ЕврАзЭС) хөкүмәт башлыклары хуплады.

Таможня берлегенә керү мөмкинлеген өйрәнү турында Украина премьеры Николай Азаров та белдерде. Русия хакимияте башлыгы Владимир Путин бу сүзләрне Таможня берлеге белән берләшү юлында Украина тагын «бер адым ясады», дип белдерде.

Таможня берлегендә әлеге вакытта әгъза буларак Русиядән тыш Беларус һәм Казахстан тора.
XS
SM
MD
LG