Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рапота Идел буеннан алынып Беларуска җибәрелә


Григорий Рапота (сулдан икенче) Казанда эш сәфәре вакытында
Григорий Рапота (сулдан икенче) Казанда эш сәфәре вакытында
Григорий Рапота Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле вазыйфасыннан китә. Бу турыда Түбән Новгородта урнашкан президент вәкиллегендә белдерделәр.

НИА «Нижний Новгород» чыганакларына күрә, Рапота Павел Бородин урынына Русия һәм Беларус Берлеге иленең секретаре вазыйфасына билгеләнде.

Шулай да бу турыда рәсми рәвештә әлегә хәбәр ителми. Рапота урынына Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле буларак кем билгеләнгәне турында да хәзергә әйтелми.
XS
SM
MD
LG