Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:57

Путинның өч федераль канал җитәкчеләре белән әңгәмәсен “Безнең гәҗит” зур кызыксыну белән тыңлаган. Әлеге вакыйгага баш мөхәррир карашы газетның соңгы санында чагылыш тапкан. Шул ук санда Татарстандагы иң зур татар авылының имамсыз булуы, Хәтер көненең елдагыча сүлпән үтүе әйтелә.


Илфат Фәйзрахманов илдә барган мөһим вакыйгаларны күз уңыннан җибәрмәскә тырыша, бу атна башында халык хозурына чыккан Владимир Путин әңгәмәсен дә ул игътибарсыз калдырмаган.

Путинның ышандыру көче һәм алыш-биреш уены

Автор Русия хөкүмәте башлыгының барлык фикерләрен дә колачлау максаты куймаган булса кирәк. Ник дигәндә, “каты куллы” җитәкче дигән сүзгә Путинның үтә дә тирән мәгънәле җавабын Илфат әфәнде телгә алмый үткән.

Баш мөхәррир күбрәк Владимир әфәнденең президентлык кәнәфиенә кире кайту сәбәпләре тирәсендә әйләнә. Фәйзрахманов Русия хөкүмәт башлыгы сүзләренең асылын газет укучыларына гади тел белән аңлатырга тырыша.

“Владимир Путин үзенең Кремльгә кайтуын халык теләге дип тәкъдим итсә дә, дәүләттән бәйсез булган мәгълүмат чараларында, чит ил матбугатында Путин әйткән бердәм хуплауны табуы кыен. Русия Кремлендә ике кешенең чиратлап Президент кәнәфиенә утыруын бик күп бәйсез басмалар алыш-биреш («сделка») дип атады”, ди Илфат әфәнде.

Автор сүзләренчә, Русия хөкүмәте башлыгы дәүләт карамагындагы телеканаллар белән әңгәмә корса да, бирелгән сораулар гадәти сүзтезмәләр генә булмаган. Шулай да көтелгән җаваплар бернинди яңалык китермәде, ди Илфат Фәйзрахманов.

Хәтер көне авыр тойгылар калдырган

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында игътибарга лаек язмалар арасында быелгы Хәтер көненә багышланганы да бар. “Татар үлгәнме, әллә йоклаганмы?” дигән сорау бик еш яңгырый. Сәлимә Зариф атлы автор да әлеге четерекле вакыйгага тукталырга булган.

“Быелгы Хәтер көне дә елдагыча барды. Сәгать иртәнге ун тулганда мәйданга кешеләр агыла башлаган иде. Шул исәптән, хокук саклау органнары вәкилләре дә. Шуны да искәртергә кирәктер, хокук саклаучылар саны ел саен арта бара, ә митингка җыелучылар, киресенчә, кими генә”, ди автор, 15 октябрьдә Казан үзәгендә үткән митингны сурәтләп.

Сәлимә Зариф белдерүенчә, аны Хәтер көне дип тә атап булмый, чөнки чын күңелдән, үзе теләп килүче кешеләр бармак белән генә саналган. Алгы рәтләрдәге яшьләр дә өлкәннәрне куандырмаган.

“Хәтер көнендә халык арасында, башларына «Азатлык» дип язылган яшел тасма бәйләгән, 10-12 яшьләр тирәсендәге 3-4 малай куыш уйнап йөрде. Әби-бабалары белән нинди телдә сөйләшәләрдер, әмма уйнаганда, бер-берсенә урысча эндәшәләр иде бу балалар. Әгәр дә балаларыбызны маңкорт итеп тәрбиялибез икән, халыкны җыеп, бер-береңне макташа-макташа, «Бердәмлек!», «Азатлык!» дип кычкырудан ни файда?!”, ди Сәлимә Зариф. Ахыр чиктә ул татарның таркаулыгына, Хәтер көненә төпле бер көн билгели алмавына да гаҗәпләнә.

Татарстандагы иң зур татар авылы аяныч хәлдә

“Имамсыз мөфтиле Шәле” язмасы исә Татарстандагы иң зур татар авылының бүгенге аяныч хәле турында сөйли. Журналист Айзат Шәймәрдән Шәле авылына барып, шул җирлектә яшәүчеләр белән аралашып, Казанга күңелсез хәбәр алып кайта.

“Мөфти Равил Гайнетдинне тәрбияләгән авылда бүген дини тормыш 90 елларда дингә кире кайткан вакытларны хәтерләтә. Мәчеттә җомга вакытында миңа бер яшь буын вәкиле дә очрамады. Алай гына да түгел, хәзерге вакытта «Мәрзия» мәчетенең (алар икәү) имамы да юк хәтта. Өстәвенә, авылга руслар, чегәннәр, әрмәннәр төпләнә башлаган”, ди Айзат язма башында. Шуннан ул күргән-ишеткәннәрне түкми-чәчми укучылар хозурына тапшыра.

“Мондый сәер сүзләрне Шәледә ишетермен дип һич тә уйламаган идем. Татарстанның иң зур татар авылында кибеткә кергәч, миңа «по-русски» дип, әйткән гозергә җавап кайтты. Кибетче Светлана Шәлегә күченгән беренче урыс гаиләсеннән икән. Монда 16 ел яшәвенә карамастан, ул горурланган сыман: «Татарча белмим генә түгел, аңламыйм да», – дип җавап кайтарды” дигән сүзләр белән журналист татар авылы хәлен тасвирлый.

Җирле халык та берни эшли алмый икән, район башлыгы “үзегез гаепле, авыл советына әйтегез” дигән. Ә җирле үзидарә рәисен Шәленең киләчәге борчымый булса кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG