Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Татарстанда кала торган акчаны күпсенә


“Татнефть” ширкәте бинасы
“Татнефть” ширкәте бинасы

Соңгы елларда Татарстаннан федераль үзәккә салымның 95%ы китә иде. Мәскәү инде калган өлешен дә күпсенә башлаган.


Журналист Илсөяр Хәйруллина әйтүенчә, безнең киләсе ел бюджеты быелгыга караганда да шактый гына азая төшәчәк. Русиянең салым кодексына шактый гына үзгәрешләр керәчәк һәм шуның нәтиҗәсендә Татарстан бюджетыннан 5, 6 миллиард сум акча эреп юкка чыгачак.

Бу нәрсәгә бәйле?

– Бу беренче чиратта нефтьчеләр эшләп тапкан акчаның шактый күп өлеше генә түгел, бөтенесе диярлек Мәскәүгә китә башлау белән бәйле. Быел июнь айларында “Татнефть”нең узган елгы эшенә йомгак ясаган җыелышында ширкәтнең генераль җитәкчесе Шәфәгать Тәхәүтдинов “узган ел салым органнарына 233 миллиард сум акча күчердек”, диде. Әгәр шуны Татарстанның узган елдагы бюджеты белән чагыштырып карасак, бу 100 миллиард сумга артыграк.

Быел бу миллиардлар тагын да күбрәк булыр дип уйлыйбыз, чөнки бик күп акча китерә торган файдалы казылмалар тапкан, чыгарган, саткан өчен салына торган салым (НДПИ) 90нчы елларда безнең Татарстан казнасына керә иде, ә инде бик көчле үзәкләштерү башланып, вертикаль структур үзгәрешләр барлыкка килгәннән соң, Мәскәү бу НДПИны безнең кулдан алды һәм имчәк балага имезлек каптырган шикелле безгә аның биш процентын гына биреп торды. Биреп торды дип әйтәм, чөнки шушы биш процент та әкренләп-әкренләп елдан-елга киметелә бара торган схемага күчте. Мәсәлән, узган ел шул биш процентның безгә тиешле 60 процентын тәшкил итә иде. Ул - 1 миллиард 860 миллион булды. Быел инде ул 40 процент, ягъни 1 миллиард 200 миллионга калды, киләсе елга 20% кына тәшкил итәчәк һәм безгә НДПИдан барысы 600 миллион сум гына акча калачак.

Биш процентның 20 проценты дисез, ул ничек була соң?

– Менә 95 процент инде бернинди бәхәссез Мәскәүгә федераль бюджетка китеп бара. Сүз шул биш процент турында гына иде. НДПИ бит ул бик күп акчалар китерә торган салым, менә киләсе елга шуннан 600 миллион сум гына республикага керәчәк. Моннан тыш, Русиянең салым кодексында тагын бер үзгәреш булды. Ул инде һаман үзгәртелеп тора торган - пошлина салымы. Пошлинаны инде бик күптәннән Себер якларында, төньякта нефть чыгара торган ширкәтләр ачык (светлый дип әйтәләр - И.Х.) нефть пошлинасын бездә чыгарыла торган күкертле, сузылучан кара-кучкыл төстәге нефть пошлинасы белән тигезләштерергә кирәк дип бәхәсләштеләр. Менә хәзер инде алар моңа иреште.

Киләсе елдан ачык төстәге нефть продуктларына пошлина белән без чыгара торган коңгырт төстәге нефть продуктларына салына торган пошлина тигезләшәчәк. Димәк, пошлина безгә артык салына башлый дигән сүз. Шул хисапка үзебезнең бюджетка керәсе акчаны тагын югалтабыз. Ни өчен югалтабыз дигәндә? Нефтьчеләрнең табышы кими. Ә табыш салымы ул Татарстан казнасына керә торган акча.

Алайса Татнефтькә күбрәк нефть чыгару отышлымы соң?

– Бер шундый чик саннары бар. Шул чик саннан узып киткәннән соң, аларга нефть чыгару гомумән файдасызга әйләнә башлый. Шуңа күрә Татарстанда нефть елына 30 миллион тонна чыгарылырга тиеш дип куйдылар, “Татнефть” шуның 25 миллион тирәсен чыгара. Шуннан арттырып җибәрсәләр, инде бу пошлиналар, НДПИлар бик нык артып китеп файдасызга әйләнә башлый. Ләкин бит күреп торасыз, Татарстанда кала торган НДПИның хәтта шул 5 проценты да шактый күп иде. Хәзер нефть табышын азайтсалар, аның бит салымнары да безгә керми башлый. Безнең бит 40 – 50 процентка якын казна акчасы ул - нефтьчеләрнеке. Әгәр безнең бюджет шул кадәргә кимесә, ул вакытта республика социаль проектларны да үти алмый башлаячак.

Шуңа да карамастан, Татарстан гел Мәскәүдән кредит ала?

– Әйе бурыч ала, чөнки метро, юллар төзелеше бара. Моны эшләмичә булмый, беренчедән Универсиада дибез, икенчедән хөкүмәт өчен Универсиадасы да инде аның шушы юлларны ремонтлап, метролы булып калу өчен бер сылтау. Ләкин бу кредитлар халык коммерцияле банклардан ала торган зур процентлы кредитлар түгел, алар 4-6 процент булырга мөмкин. Әле безнең хөкүмәт "бәлкем моны түләмәбез, бәлкем Универсиаданы әйбәт уздырсак списать итәрләр" дип тә уйлый. Безнең илдә кредитсыз яшәгән гаилә юктыр инде ул. Шуның кебек хөкүмәт тә кредитка яши.

Үзең Мәскәүгә акча җибәреп, аннары тагын шуннан кредит алу сафсата түгелме?

– Нәкъ шулай. Без башта үзебезнең бөтен акчаларыбызны Мәскәүгә җибәрергә тиеш, аннары төрле-төрле проектлар уйлап чыгарып, "менә без йортларны ремонтлыйбыз, авария хәлендәге йортлар урынына башка йортлар салып халыкны күчерәбез" дип үзебезнең акчаларыбызны нинди дә сылтау белән Мәскәүдән алып кайту өчен проектлар уйлап табабыз.
XS
SM
MD
LG