Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:36

Күптән түгел Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге премия иясе Мөдәррис Әгъләмовның тууына 65 ел тулды. Шул уңайдан Казанның Тукай музеенда шагыйрьне искә алу кичәсе үткәрелде.

Кичәгә Мөдәррис Әгъләмовны якыннан белгән, аның белән аралашып яшәгән шәхесләр, шагыйрьләр, язучылар, артистлар килгән иде. Чыгышларда шагыйрь белән бәйле булган вакыйгалар искә алынды, аңа багышланган шигырьләр, шул исәптән шагыйрьнең үз шигырьләре дә укылды.

Мөдәррис Әгъләмов инде мәктәптә укыганда ук шигырь яза башлаган. "Инде 15 яшьләрендә ул өлгергән шагыйрь иде", дип искә алды аны шагыйрь Разил Вәлиев.

1959 елдан Мөдәррис Әгъләмовның шигырьләре район газетында, аннары Татарстан һәм Башкортстан балалар матбугатында даими басыла башлаган. Тумышы белән Зәй районы Биш Субашы авылыннан булган әдип, яшьли ятим калып, апасы Рәсимә кулында тәрбияләнгән.

Бүгенге көндә халыкка билгеле булган күп кенә шагыйрьләр, язучылар Мөдәррис Әгъләмов белән Чаллыдагы әдәби түгәрәктә танышкан икән. Разил Вәлиев тә шагыйрь белән нәкъ шунда аралаша башлаган. Казан дәүләт университетына (хәзер КФУ) укырга керергә дә алар бергәләп килгән. Бу вакыйганы Разил Вәлиев болай дип искә алды:

Разил Вәлиев Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсендә чыгыш ясый

Разил Вәлиев Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсендә чыгыш ясый

“Мөдәррисне мин шагыйрь буларак кына түгел, кеше буларак та яратам. Менә киләсе елга минем аның белән беренче тапкыр күрешүемә ярты гасыр тула.

Без аның белән Чаллы шәһәрендә, әдәби түгәрәктә таныштык. Анда “Коммунизм байрагы” дигән газет бар иде. Мин Түбән Кама районыннан, үзебезнең авылдан килеп йөри башладым, Мөдәррис үзенең Зәй районыннан, һәм шунда танышып киттек.

Бер күрү белән без Мөдәрриснең шул вакытта ук, инде унбиш яшьләрдә өлгергән шагыйрь булуын аңладык.

Ул вакытта безнең әдәби түгәрәккә Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәен килеп йөри иде. Хәсән Туфан аңа соңрак бәя бирде, ә иң беренче бәяне аңа Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәеннәр, Нәби Дәүлиләр биргән иде. Алар ай саен безнең әдәби түгәрәк утырышына килеп йөри иде.

Һәм шул вакытта инде Мөдәррис үзенең шигырьләрен республика матбугатында бастырып чыгара иде. Без аңардан көнләшә идек, аңа охшарга тырыша идек. Һәм ул вакытта ук ул шулкадәр үз бәясен белә иде, мин шуңа шакката идем. Шигыренә шакката идем, икенчедән, аның шундый горур булуына.

Ул, мин – татар, мин – мескен, минем телем бетә, дип йөрми иде. Ул менә шушы телне дә, мәктәпне дә, мәдәниятны да, милләтне дә мин күтәрәм дип ышанып, ике аягына нык басып йөри иде.

1965 елда безнең икебезгә дә “Коммунизм байрагы” газетыннан Казан дәүләт университетына укырга керергә юллама бирделәр һәм без Мөдәррис белән пароходка утырып, Казанга юл алдык. Юлга бер буханка ипи, бер килограмм помидор алдык, тозын пароходта таптык, ашаганыбыз шул булды.

Казанга килеп төштек, бик кызык: икебезнең дә, әйтсәм әйтим инде, бер тиен акчабыз юк, нәрсәгә ышанып килгәнбездер Казанны яуларга, югыйсә Явыз Иван 300 мең гаскәр белән килгән, ә без өч тәңкә акча белән килгәнбез. Һәм шушы өч тәңкә белән Казанны яуларга кирәк иде.

Шунысы кызык: юлда әйбәт кешеләр очрап торды. Иртән-иртүк пароходтан килеп төшкәч Бауман урамында йөргәндә, Зәки Нурины очраттык. Ул әллә каян күренә иде. “О, Чаллы хулиганнары, нишләп йөрисез монда?” диде. Безне култыклап алды да, язучылар берлегенә алып китте.

Без инде, нәрсәгә алып керә икән, дибез. Алып керде дә: “Сез ничек? Акчагыз бармы?”, ди. Без, бар әзрәк, дибез. “Сез кая туктадыгыз?” дип сорый. Без, туктамадык әле, урамда йөрибез, дибез. Ул безгә кәгазь бирде дә, әйтеп торып гариза яздырды. Һәм икебезгә дә 30 сум акча биреп чыгарды.”

“Без аны әле бәяләп бетермибез”

Мөдәррис Әгъләмовның беренче “Кыңгырау” китабы 1970 елда дөнья күрә. 70-80 елларда ул баллада һәм поэмалар иҗат итә. Шул исәптән, “Тукайдан хатлар” поэмасын яза. Кичәдә кунаклар шагыйрьнең кайчандыр үзе укыган “Исәнме, йөрәк” шигырен тыңлады.

1991 елда шагыйрьгә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелә, 1992 елда ул “Киләчәккә кайту”, “Мин әйттем..” шигъри китаплары өчен Г.Тукай премиясенә лаек була.

“Мөдәррис Әгъләмов – татар халкы, милләте, шигъриятендә иң күренекле шәхесләрнең берсе, без әле аны аңлап, бәяләп бетермибез”, ди Разил Вәлиев. “Аның кебек татар теленең стихиясен, моңын, куәтен тойган, аңлаган һәм шигъри юлларга салган шагыйрьләр бездә бармак белән санарлык кына”, диде ул.

"Тукайның, Такташның, Туфанның бөеклегенә бүген әкрен-әкрен генә төшенә барган кебек, Мөдәррис Әгъләмовка да әкрен генә килербез. Беренче чиратта аның мөмкин кадәр тулы басмасын чыгарырга кирәк", дип сөйләде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG