Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

Төрек гаскәрләре Гыйракта көрд сугышчылары белән көрәшә


Төркиядә көрд сугышчылары һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган төрек хәрбиләрен җирләделәр

Төркиядә көрд сугышчылары һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган төрек хәрбиләрен җирләделәр

Төрек гаскәрләре төньяк Гыйракта көрд кораллы сугышчыларына каршы хәрби операция алып бара. Ул көрд сепаратистларының төрек хәрбиләренә кичәге һөҗүменнән соң башланып китте. Төркиянең Гыйрак чигендәге бәрелешләр вакытында 24 төрек хәрбие һәлак булды.

Бүгенге операциядә исә очкычлар булышлыгы белән 22 төрек батальоны катнаша. Алар Көрд эшчеләр фиркасе сугышчыларының ныгытмаларына һөҗүм ясый.

Төрек матбугат чараларына күрә, кичә Гыйрактан Төркиягә 250-гә якын көрд кораллы сугышчылары үтеп керә алган. Бу аларның соңгы 18 ел эчендә иң зур һөҗүме санала.

Төркиянең көнчыгышындагы Ван шәһәрендә бүген һәлак булган хәрбиләрне җирләделәр.

XS
SM
MD
LG