Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дә рәт юк, читтә дә көтмиләр


Русиядәге тормышка канәгать булмыйча читкә китәргә омтылучылар артканнан-арта. Белгеч исә, читтә кочак җәеп көтеп тормыйлар, үз илеңдә тормышны яхшырту өчен көрәшергә кирәк, ди.

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның янә президент кәнәфиенә утырырга теләве русияләрне әллә ни илһамландырмады, киресенчә, төшенкелеккә бирелүчеләр артты. Күпләр, илне юньле үзгәрешләр көтми, моннан качарга кирәк дип исәпли. Гади халыкның тормыш хәленең начарлануы, бәяләр үсү дә дәвам итә. Ришвәтчелеккә каршы төрле програмнар кабул ителеп, хакимияттәгеләр төбәкләрдә аның белән көрәшүче комитетлар эшли дип әйтүгә карамастан, ул үсә генә бара.

Ришвәт күләме арта бара

Мәскәүдәге бер ширкәтнең Владислав исемле җитәкчесе, башкала мэры булып Собянин килгәч, шәһәрдә ришвәтнең күләме нык артты, дип әйтә. “Элек Лужков вакытында ришвәт күләме дә, нәрсә өчен кемгә бирәсең дә билгеле иде, бу система бирүчеләрне дә, алучыларны канәгатьләндерде. Ә хәзер исә, хакимияттә калганнар ришвәт алырга курыккан булып кылана, ә чынлыкта төртәсе акчаның күләме нык артты. Собянин килгәч, хакимияткә урнашканнарга ничек якын килергә белмисең”, ди Владислав.

Зур җинаятьтән котылу өчен 1,5 миллион сум ришвәт бирү кирәк
Русиядә ришвәтнең нык артуын илнең эчке эшләр министрлыгы да таный. Министр урынбасары Сергей Булавин 18 октябрь көнне: “Уртача ришвәт күләме 250 мең сум тәшкил итә, зур җинаять кылганнар 2010 елда 1,2 миллион сум бирә иде, ә быел ул 1,5 миллионга җитте”, дип белдерде. Әле февраль аенда министрлыкның икътисад иминлеге департаменты башлыгы урынбасары Александр Назаров Русиядәге түрәләр ала торган уртача ришвәт 2010 елда 2009 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артып, 60 мең сумнан югары күтәрелүне әйткән иде.

Мәхкәмәдәгеләр: кануннар берьякка гына эшли

Өченче хакимият вәкилләре – мәхкәмәләрдәгеләр дә илдәге кануннар җитәрлек эшләмәүне, җинаять кылган дип шикләнүчеләргә күпмегә ябасылары килсә, шуңа япканнарын әйтә.

“Барсын да төртеләсе акчаның күләме һәм өстә утырганнарның сүзләре хәл итә”, ди Маргарита. Ул юрист белеме алган. Мәскәүдәге бер мәхкәмәдә ике ел инде хөкемдар ярдәмчесе булып эшли. “Хөкемдар миңа үзенең шәхси хезмәтчесенә кебек карый, илдә хокук дигән нәрсәнең “х” хәрефе дә юк”, ди ул. Гаиләсе белән чит илгә китү турында да уйлана башлаган алар. Аның сүзләренчә, хәзер күпләрне, бигрәк тә белемле яшьләрне Русиядән “качу” мәсьәләсе кызыксындыра.

Читкә китәргә теләүчеләр арта

Быел Русиядә башка еллар белән чагыштырганда чит ил паспортлары күбрәк ясалган. Җәй көне генә 10 миллион биометрик чит ил паспорты бирелгән. Русиянең җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге июнь аенда сораштыру үткәргән иде. Аның нәтиҗәләренә күрә, 18 яшьтән 24 яшькә кадәр булганнарның 40%-ка якыны чит илгә китү җае чыкса, Русиядә калмаячакларын әйткән.

Русиянең милли энергетика иминлеге фондының генераль мөдире Константин Симонов фикеренчә, чит илләрдә Русиядән беркемне дә кочак җәеп көтеп тормыйлар.

“Күп кенә русияле Көнбатышта аларны көтәләр дип, үзен югары бәяләп ялгыша. Алар яхшы һөнәргә ия түгел һәм шулай ук глобаль икътисадка җайлашуга да яраксыз. Русиядә куәт структуралары бизнесны буса да, әле бу Көнбатыштагы берәр илгә китеп, шунда ук уңышка ирешергә мөмкин дигән сүз түгел”, ди Симонов.

Урлаган түрәләр генә читкә китеп рәхәттә яши
Симонов фикеренчә, бары тик кесәләре бик калыннар, дәүләт контрактын алганда баеганнар, хосусыйлаштыру вакытында халык милкен үзләштергәннәр һәм урлаган түрәләр генә читкә китеп рәхәттә яши ала.

Шулай булуга карамастан, бүген бигрәк тә яшьләр кулда диплом бар, мин чит илдә дә үземне туйдырырлык эш таба алам дип уйлый. Уку йорты бетергәннәрнең һәм тулы булмаган югары белемлеләрнең 30%-ы үзенең якты киләчәген бары тик чит илләрдә генә күрә.

Яшьләр көндәшлеккә сәләтсез

Симонов фикеренчә, Русия яшьләре арасында белгечлеккә ияләр дә глобаль хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтсез. Иң беренче чиратта инглиз телен яхшы белмәү моңа зур киртә булып тора. Чит ил белгечләре дә Русиядә югары уку йорты бетергәннәрнең инглиз телен бик начар белүләрен әйтә. Моны Бердәм Дәүләт Имтиханы нәтиҗәләре дәлилли. 2010 елда Русиядә инглиз теленнән 100 балны бары тик ике укучы гына җыйган. Гомумән алганда да, чит телләрне белү башка фәннәр белән чагыштырганда бик түбән дәрәҗәдә булып тора.

Инде хәзер мәгариф тармагындагылар Русиядә белем бирү Европа стандартларына туры килә дисә дә, белгечләр югары белем сыйфатының күзгә күренеп түбәнәюен әйтә. Бары тик меңгә берләрнең генә илдә алган белеме чит ил икътисадына һәм фәненә ярап куярга мөмкин.

Бик сәләтлеләргә генә читтә ишекләр ачык

Лилия Исхакова Берлинда Һумбольд университетында белем ала. Ул бу көннәрдә Казанда. Аңа югары уку йортларын тәмамлаучылар аспирантурада укыр өчен урыннарның әз булуы, күп очракта ул урынга үз кешеләрен әшнәлек белән алулары һәм белемлеләрне читкә тибәрүләре, теләгән актуаль темага фәнни эшләр язарга мөмкинлек бирмәүләре турында зарланган.

Яшьләр Лилиядән чит илдә белем алу мөмкинлекләре белән дә кызыксынган. Исхакова сүзләренчә, чит илләрнең белемлеләргә ишеге һәрвакыт ачык, әмма син башкалар белән чагыштырганда бик сәләтле булырга тиеш.

“Чит илләрдә синең фәнни эшеңне хуп күрсәләр һәм сине тагын да үстерә алырлык нигезләре, ягъни базалары булса, алар укырга алырга мөмкин. Тик шулай да алар синең мөмкинлекләрең һәм потенциалыңның нык икәнен күрергә тиеш. Синдә көч күрсәләр, алар беркайчан да кире какмыйлар”, ди Исхакова.

Читтә дә эш табу җиңел түгел

Лиана Дилмөхәммәтова Прагада алтынчы елын яши инде. Ул Югары икътисад мәктәбен бетергән. Бу көннәрдә эш эзли. Чит илләрдә барсы да әзергә-бәзер дип уйлаучылар нык ялгыша, ди ул. “Монда эш табу елдан-ел катлаулана бара. Русиядән аермалы буларак, тагын шул ягы белән җайлы - эшкә урнашканда әшнәлек, ягъни блат кирәкми. Көндәшлек һәр җирдә бар, әмма IT технологияләрне яхшы белгәннәргә зур өстенлекләр бирелә. Әмма эш тапканнар да югары хезмәт хакы ала дигән сүз түгел әле”, ди Лиана.

Ул монда рәхәт тормышка дип килеп, үз урыннарын таба алмыйча кире борылып кайтып китүчеләрнең дә булуын әйтә.

Ризасызлыкны күрсәтә белү кирәк

Константин Симонов фикеренчә, илдә барсы да начар дип зарланып кул кушырып утыру һәм чит илгә китеп котылу турында уйлаулар берни дә бирмәячәк.

Чараларда катнашырга теләүчеләр күренми
“Әгәр бездә Мадридтагы кебек 40-50 мең кеше урамнарга чыкса, бу каршылыкны күрми калырга тырышу мөмкин булмас иде. Бездә бөтенесе дә риза булмауларын әйтергә тырыша, ә урамнарга йөзләп кеше генә чыга. Аз кеше катнашкан каршылык белдерүләрне, әлбәттә, хакимият күрмәскә тырышачак. Әгәр ризасызлык булса, аны күрсәтә дә белергә кирәк бит. Хакимият ирек бирми дигән белдерүләр мине гаҗәпләндерә. Ирек бирми икән таләп итәргә кирәк. Уңышка ирешү өчен таләп итәргә нәрсә комачаулый соң? Бездә бит уңышлы гына активлык күрсәтүчеләр бар. Андый чаралар да әз түгел, әмма анда катнашырга теләүчеләр күренми”, ди Симонов.

Аның сүзләренчә, Путин килү ихтималы тугач, “Хәлләр мөшкелләнә, моннан качу кирәк” дип интернетта язулар һәм хакимиятне сүгүләр бу үзенә күрә бер кат пар чыгарып үзеңне тынычландырып кую гына, ризасызлыкны күрсәтә дә белү кирәк.
XS
SM
MD
LG