Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев яшьләр белән милләтара мәсьәләләр турында фикер алышты


Дмитрий Медведев Мәскәү университетының журналистика факультетына килде
Дмитрий Медведев Мәскәү университетының журналистика факультетына килде
Дмитрий Медведев яшьләр белән очрашуда милләтара мөнәсәбәтләр белән бәйле сорауларга җавап бирде. Русия президенты Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты студентлары каршында чыгыш ясады.

Анда Медведев элекке Советлар Берлеге җөмһүриятләренең башлыкларын үз халыкларын башкаларга каршы куймаска чакырды.

Мисал итеп Медведев Грузияне китерде. Русия президенты әйтүенчә, анда халыклар арасындагы каршылык башта салкын сугышка, аннары чын сугышка әйләнде.

Русия үз ватандашларының иминлеген бозганнарга һәрвакыт җавап кайтарырга әзер, диде Медведев.

Әлеге очрашу алдыннан берничә студент тоткарланды. Аларның берсе – Хәлимәт Пикеева – «Олег Кашинны кем кыйнаган?» сүзләре язылган футболка киеп килгән иде. Тагын бер студент – Вера Кичанова – президентка атап «Нишләп сез Твиттерда, ә Ходорковский төрмәдә утыра?» дигән плакат тоткан иде.
XS
SM
MD
LG