Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан дөнья тюркологларын җыя


Матбугат очрашуына килгән татар галимнәре.
Матбугат очрашуына килгән татар галимнәре.

21-24 октябрь көннәрендә Казанда Халыкара тюркология конференциясе уза. “Төрки телләрнең диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” дип аталган фәнни җыен академик Диләрә Тумашеваның тууына 85 ел тулуга багышлана.


Күп кенә чит ил галимнәре дә катнашачак конференция шимбә көнне ачылачак. Якшәмбе көнне үтәчәк түгәрәк өстәл утырышында туган телләрне укыту мәсьәләләренә багышланган зур сөйләшү булачак. Ә җомга көнне конференциягә килүчеләр татар академигы каберенә чәчәк бәйләмнәре салыр, дип көтелә.

Танылган тел белгече, тюрколог, академик Диләрә Тумашева исеме бары тик Татарстан өчен генә түгел, ә Русия һәм чит илләрдә бик яхшы таныш. Нәкъ менә шуңа күрә дә, бу конференциягә катнашырга теләүче чит ил галимнәре дә бихисап күп булды, дип белдерде профессор Рәдиф Җәмалетдинов.

Чыннан да Төркия, Кытай, Болгарстан, Маҗарстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Украина һәм башка чит илләрдән шушы фәнни җыенга галимнәр килгән инде.

Шулай ук Мәскәүдән, Чуашстаннан, Пермь өлкәсеннән, Башкортстаннан да зур гына делегацияләр килүе көтелә. Татарстанның үзеннән генә дә 80ләп галим катнашачак, дип белдерде Җәмалетдинов.

Казанда тюркология мәсьәләләре тикшерелә

Әлеге конференциядә беренче чиратта Диләрә Тумашеваның фәнни-теоретик мирасын тикшерү планлаштырыла. Шулай ук диалектларны һәм төрки телләр тарихын өйрәнү өлкәсендә милли филологиянең уңышлары да барланачак.

Болар белән беррәттән, Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм әдәбияте, татар һәм башкорт телләрен өйрәтүдә заманча технологияләрдән файдалану тәҗрибәсен тарату темалары да күтәреләчәк.

Заманча технология турында Татарстанда күп сөйләшәләр анысы. Тик шунысы бар: милли мәктәпләр бер-берартлы ябылып барганда, заманча технологияләрдән файдаланып кына, телләрне саклап калып булырмы икән соң?

Профессор Рәдиф Җәмалетдинов бүгенге көндә бу технологияләрнең күп санда булуын, җыенда әлеге ысулларның кайсыларының отышлы булачагы турында сөйләшенәчәген белдерде.

"Чыннан да, безгә килгән теләкләрне истә тотып, шундый аерым бер секция булдыру турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә, билгеле булганча, туган телләрне укытуда аерым бер проблемнар бар.

Заманча технологияләргә килгәндә, алар бүгенге көндә бик күп. Телләрне укытканда бик күп алымнар кулланыла. Безгә алга таба кайсы алымнарга күбрәк басым ясарга, нинди юл белән бару турында бу секциядә сөйләшү булачак", диде Рәдиф Җәмалетдинов.

“Телне саклап калу өчен аның тарихын да өйрәнергә кирәк”

Туган телне өйрәнүдә заманча технологияләрдән файдалану – әлбәттә, кирәкле гамәл, әмма моның белән бергә туган телне өйрәнү, аны саклау һәм киң җәелдерү республикада актуаль мәсьәлә булып кала бирә. Фәнни конференциядә бу темага аеруча басым ясалачак.

Казан Федераль Университеты галимәсе Фәхимә Хисамова, "моңа кадәр без телнең тышкы ягын өйрәндек, ә хәзер исә телне саклап калу өчен аның эчке төзелешен һәм тарихын өйрәнергә тиешбез", дип белдерде.

"Телнең үзен, аның төзелеше проблемаларын өйрәнүгә караганда иң әһәмиятле проблема – телне саклап калу проблемасы. Бу конференциягә без бик күп мәктәп укытучыларын чакырдык. Аларның да фикерен тыңлаячакбыз.

Конференция узганнан соң, бәлкем, әле матбугатта да кайбер фикерләр белән чыгарга туры килер. Билгеле, телнең төзелешен, структурасын өйрәнү тукталып тормаячак.

Безгә телебезнең тарихын өйрәнергә кирәк. Тел тарихы, тарихи грамматика дигән фән төрки телләр күләмендә өйрәнелде. Бу өлкәдә Мәскәү галимнәре алты томда фундаменталь хезмәтләр чыгарды. Һәм безнең бурычыбыз – бик борынгыдан алып, хәзерге көнгә кадәр, тарихи грамматиканың нинди үзгәрешләр кичергәнен тикшерү", диде Фәхимә Хисамова.

Матбугат конференцияләре кайчан татарча узар?

Татмедиа агентлыгында үткән бүгенге матбугат конференциясе дә башка матбугат очрашуларыннан әллә ни аерылып тормады. Галимнәр татар галимәсе Диләрә Тумашевага багышланган Халыкара тюркология конференциясе турында сөйләсә дә, чыгышлар рус телендә генә яңгырады. Дөрес, ахырдан татарча сорауларга татарча җаваплар бирелде.

Матбугат очрашуы бер телдә барса да, Рәдиф Җамалетдинов конференциянең ике телдә барачагын белдерде.

"Конференция нигездә татар телендә барачак. Мәскәүдән, Казакъстаннан катнашачак галимнәр үз чыгышларын рус телендә җибәрде, шуңа күрә алар рус телендә чыгыш ясаячак. Конференциядә тәрҗемә эше алып барылып, чыгышларның ике телдә дә аңлашылуы тәэмин ителәчәк", диде Рәдиф Җәмалетдинов.

Бүгенге чарада катнашкан галимнәрне дә бер караганда аңларга була. Чараны ачып җибәргәндә үк рус теле кулланылгач һәм татарча да сөйләнергә тиешлеге искәртелмәгәч, катнашучылар татар булсалар да, бәлки, үзләре дә сизмичә бары тик шушы телдә генә сөйләүгә күчәдер.

Бу хакта җыелыштан соң галимнәрнең үзләреннән сорагач, алар, алып баручы безнең исемнәрне журналистларга рус телендә тәкъдим иткәч, без рус телендә генә сөйләдек шул, дип белдерде.

Әмма бу урында Татарстан конституциясендә дәүләт телләренең рус һәм татар телләре булуын һәм аларның тигез дәрәҗәдә кулланылырга тиешлеге акка кара белән язылганын искә төшерергә кирәктер, мөгаен. Татмедиа кебек дәүләт оешмаларына исә бигрәк тә.
XS
SM
MD
LG