Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Мәскәү мэры итеп Сергей Собянинның билгеләнүенә бер ел тулганда, элекке шәһәр башлыгы Юрий Лужков “Азатлык”ның урыс редакциясенә әңгәмә бирде. Ул анда хакимияттәге “соры” шәхесләр, “Бердәм Русия” фиркасе киләчәге, Путин-Медведев тандемы турында сөйләде.

Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков “Бердәм Русиянең” киләчәген бик өметсез бәяли. Заманында үзе дә бу фирканең югары шурасында торган Лужков, мэрлыктан алынгач, “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгачагын әйтте. Моны ул әлеге партияне аңа карата барган ялган сүзләрдән, гайбәтләрдән якламавы белән аңлатты. Менә хәзер ул Медведев беләнме, яисә Медведевсызмы «Бердәм Русия” сабак алачак һәм күп тавышларны югалтачагын әйтә.

“Бердәм Русия ул хакимият фиркасе түгел, чөнки беркайчан да халыкны якламады һәм бары тик хөкүмәт һәм президент идарәсенә генә хезмәт күрсәтте. Бүгенге көндә “Бердәм Русия”нең абруе түбәнгә тәгәри бара”, ди ул.

Лужков белән бергә «Бердәм Русия» фиркасе югары шурасында Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев һәм Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та бар иде. Нәкъ алар төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибен кире кайтарырга чакырды. Русиядә төбәк җитәкчеләрен сайлау тәртибе 2004 елда Беслан фаҗигасеннән соң гамәлдән чыгарылган иде. Лужков хәзер партиягә көчсез кешеләр керүен әйтә.

«Мин бу очракта җитәкчеләрне истә тотам. Аларның оештыру, акыл һәм башка өлкәдә потенциаллары күренми. Фирка үзе бик комфорт партиягә әйләнде. Бу шәхси сыйфатларга бәйле булса кирәк. “Бердәм Русия” җитәкчелеге үзенә уңай нәрсәләрне билгеләде. Илдә барган хәлләргә карата ниндидер үз фикереңне җиткерүгә караганда, хезмәт күрсәтү җиңелрәк”, ди ул.

Лужков бу очракта "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчесе Борис Грызловны истә тота. Ул кешенең каршы торырлык көче булмавын әйтә. Аны юлбашчы түгел, ә бары фирка җитәкчесе буларак кына бәяли. Һәм шәхси позициясе булмаучы җитәкче дип саный.

Рокировка фаразлары

Мәскәүнең элекке мэры Русия сәясәтендәге рокировка турында бәян итеп, Путин-Медведев тандемының какшамас булуына бик ышанмый. Бигрәк тә хәзерге президент Медведев хөкүмәт башлыгы була калса әлеге хәл килеп туарга мөмкин дип саный.

«Медведев ил мәсьәләләрен хәл итәргә сәләтле түгеллеген күрсәтте. Әмма премьерлык турындагы тәкъдим ул Медведевның президентлыгы кебек Русия өчен начар булачак. Медведев югары дәрәҗәдә ил белән идарә итүгә, мәсьәләләрне чишүгә әзер түгел», ди ул.

Лужков мэр вазифасыннан китәр алдыннан гына Дмитрий Медведевка хат та язган иде. Анда илдәге демократиянең кысылуы турында фикерләр әйтелде.

“Безнең илдә үз фикереңне белдерүдән инде 1937 елдан бирле куркалар...” ди анда Лужков Сталин заманнарын истә тотып.

Лужковның Медведев тарафыннан эштән җибәрелүенә шул хат та сәбәпче булгандыр бәлки. Рәсми рәвештә Медведев аны президент ышанычын югалткан өчен эшеннән алды диелде. Хәзер исә Лужков Русия хакимиятендәге үзгәрешләр чорында хөкүмәт башына илнең икътисадын торгыза торган кешене куярга кирәклеген әйтә.

«Ул нефть, газ, табигать байлыкларын түгел, ә гади җитештерүне алга җибәрә торган кеше булырга тиеш. Авыл хуҗалыгыннан башлап автомобильләр, очкычлар, электроника, дарулар һәм башка әйберләрне җитештерергә кирәк”, ди ул.

Юрий Лужков сүзләренчә, Русия хәзер авыл хуҗалыгы әйберләренең 70% читтән сатып ала. Бу шул ук нефтьтән кергән долларларга алынуын әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG