Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:07

Либиянең премьер-министр вазыйфасын башкарган Мәхмүд Җибрил илнең элекке башлыгы Мөәммәр Каддафинең үлемен раслады. 27 яшендә халык мәхәббәтен яулап бөтен дөньяга танылган Каддафи соңгы көннәрен шулай данлыксыз тәмамлады. 20 октябрь ил тарихында яңа сәхифә ачылган көн буларак истә калыр.

“Без бөтен дөньяга шуны игълан итәргә телибез: Мөәммәр Каддафины халык инкыйлабы бәреп төшерде. Ул соңгы көннәрен болай тәмамларга үзе теләде”. Каддафи үлемен Либиянең Милли күчеш шурасында шулай сурәтләп, ил тарихында яңа сәхифә ачылуы турында белдерәләр.

Җәмәһирия башлыгының ничек һәлак булуы әле дә төгәл билгеле түгел. Яңа хакимият вәкилләре сүзләренә караганда, Каддафи Сирт шәһәреннән качканда аның автоколоннасына НАТО очкычлары һөҗүм итә. Нәтиҗәдә Каддафинең ике аягы һәм башы нык яралана. Либиянең элекке диктаторын Мисурата шәһәренә озаталар. Ләкин ул юлда вафат була. Гарәб телеканаллары Каддафигә ошаган бер кешенең гәүдәсен сурәтләгән видеоязманы күрсәтте.


Башка мәгълүматларга караганда, Каддафи чокырда яшеренгән вакытта табыла. Аны күреп алган кешегә ул “миңа атмагыз” дип ялварган икән.

Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, Каддафинең мәете Мисурата шәһәренең мәчетенә озатылды. Ул бәлки шушы шәһәрдә генә якын көннәрдә мөселман кануннарына туры китереп җирләнәчәк.


Милли күчеш шурасы гаскәрләре Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре Сиртны үз контроленә алды. Әлеге кала өчен сугышлар берничә атна дәвам итте – Каддафи яклылар яңа хакимият гаскәрләренә нык каршы тордылар. Сирт шәһәрендә яшәүче 100 мең кешенең күбесе каланы ташлап качып китәргә мәҗбүр булды. Хәзерге вакытта Сиртта ара-тирә атышулар дәвам итә. Ләкин чын сугышлар инде тәмамланды. Шәһәрнең төп биналарына Милли күчеш шурасы байраклары эленде.

Сирт шәһәренең яулап алынуы һәм Мөәммәр Каддафинең үлеме турындагы хәбәрләрне Либиядә шатланып каршы алдылар. Илнең төрле шәһәрләрендә халык байраклар кулга алып урамнарга агылды.

Бәдәвиләр гаиләсендә туган гарәп каһарманы

Мөәммәр Каддафи 1942 елда бәдәвиләр гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытта ук ул яшерен сәяси оешмага нигез салып антиколониаль чаралар үткәрә башлый. Мәктәптән соң Каддафи Британ хәрби колледжында укый. Аннары Либия элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә башлый. Аның исемен гарәп дөньясы горурланып 1967 елда телгә алды. Ул вакытта Мисыр Израил белән сугыш алып бара иде. Каддафи Либия патшасы Идрис I-нең рөхсәтен алмыйча гына аның кулы астында булган гаскәрне Мисырга ярдәмгә җибәрә.

1969 елда 27 яшендәге Каддафи Либия хәрбиләренең патшага каршы хәрәкәтен җитәкли һәм патшаны бәреп төшерә. Шулай итеп ул дөнья тарихында полковник дәрәҗәсенә ирешкән иң яшь дәүләт башлыгы була.

1970-нче елларда исә Каддафи үзенең “Дөньяның өченче теориясен” уйлап чыгара. “Беренче” һәм “икенче” теорияләр дип ул Адам Смит капитализмын һәм Карл Маркс коммунизмын атый. “Яшел китап” дип аталган әлеге мәшһүр хезмәтендә Каддафи халыкның сәясәт һәм икътисад белән үзаллы, хакимияткә ихтыяҗ тоймыйча гына идарә итә алуын исбатларга тырыша. Ул бу теориягә нигезләнеп Либияне дә “Җәмәһирия” дип атый башлый. Гарәпчәдән ул сүз “халыкның туры хакимияте” дип тәрҗемә ителә.

Мөәммәр Каддафи Либия белән 42 ел дәвамында идарә итте. Әгәр көнчыгыш илләрендә чуалышлар башланмаган булса, кем белә, бәлки ул хакимияттә утыруын дәвам итәр иде. Ләкин узган кышта “гарәп инкыйлабы” Либиягә дә барып җитә. Илдә Җәмәһирия лидерына каршы протест чаралары башлана. Күп тә үтми алар чын сугышка әйләнә.

Быел язын Каддафи яклылар оппозициянең үзәге саналган Бингази шәһәрен камап алгач, баш күтәрүчеләргә НАТО ярдәм итә башлый. Августта яңа хакимият көчләре илнең башкаласы Триполине яулый. Шушы вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре Сирт – аның тарафдарларының соңгы ныгытмасы булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG