Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы мигрантлар татар телен үз итәме?


Рәсми чыганаклар Татарстанда 100 меңнән артык мигрант яшәвен хәбәр итә. Килүчеләрнең күбесе сәүдә, төзелеш, транспорт өлкәләрендә хезмәт куя. Республикага аларның ташкын булып килүе дәвам итәчәк, Универсиада алдыннан Казан эшче кулларга мохтаҗ.


Мигрантларның безгә күченеп килүләре аптыратмый. Зур шәһәрләрдә генә түгел, татар авылларында да төпләнүчеләр байтак. Ләкин авылга караганда акча эшләргә дип килүчеләргә шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк.

Урта Азиядән күченеп килүчеләрнең Татарстанны сайлавы табигый, биредә ислам динен тотучы татарлар яши, гореф-гадәтләрдә дә, телдә дә уртаклык күп, шуңа күрә аларга бирердә эшләп мал табу уңай.

Күченеп килүчеләр азмы-күпме урысча белә, вата-җимерә булса да, халык белән ипи-тозлык аңлаша. Ә татар теленә мөнәсәбәтләре ничек? Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге – татар, килүчеләр җирле халыкның да телен үзләштерсә, бу кимендә татарларга ихтирам күрсәткече итеп кабул ителер иде.

Урта Азиядән килүчеләр татарчаны үзләштереп, көндәлек тормышта куллана башласа, бу инде “максимум” программасы булыр иде. Кайбер татарлар туган телен санламаган вакытта, ичмасам, мигрантлар бәрабәренә Казанда татар телендә сөйләшүчеләр саны артыр иде. Ләкин мигрантлар татарча өйрәнергә һәм сөйләшергә әзерме һәм аларга телне үзләштерер өчен Татарстанда нинди шартлар бар?

“Татарча өйрәнергә теләсәң дә, теләмәсәң дә сөйләшәсең”

Садыйк Беговка 25 яшь. Сәмәркандта туып-үскән егет тормышын Казаннан башка күзалламый. Төрле шәһәрләрдә яшәп караган, ләкин иң уңайлысы – Татарстан башкаласы, дип саный. Монда тамыр җәйгән. Үз эшен ачып җибәргән, татар кызына өйләнгән, өч яшьлек уллары Имил татар балалар бакчасына йөри. Садыйк белән татарча аралаштык, ул инде чын татарлар кебек “Казанга кайтам” дип сөйләшә.

Садыйк Бегов
Садыйк Бегов
"Казанга әти-әнием, туганнарым белән килдем, ләкин нәтиҗәдә берүзем генә монда төпләнеп калдым. Кардәшләр кире Үзбәкстанга кайтты. Русиянең төрле шәһәрләрендә торып карадым, хәтта татарлар күпләп яшәгән Уфаны да үз итә алмадым, кире Казанга кайттым.

Казандагы Тихорецкая урамындагы сату базасында үз ноктам бар, сәүдә итәм. Танышларым, клиентларым арасында татарлар шактый, татарча өйрәнергә теләсәң дә, теләмәсәң дә – сөйләшәсең.

Телне белгәч, үземә башка караш булганын сизәм. Мәсәлән, база директоры минем татарча сөйләшкәнемне белгәч, чакыртып алып, кайдан ничек өйрәнгәнемне сораштырды, аннары үзе “Безнең кайбер татарлар да туган телен белми, ә син өйрәнгәнсең. Безнең телне ихтирам итәсең” дип, рәхмәтләр әйтте. Аның миңа карата мөнәсәбәте үзгәрде.

Татарча өйрәнү авыр булмады, башта бер татар әбиендә яшәдек, аннары базарга йөрүчеләрнең күбесе – татар. Әбиләр татарча сөйләшкәнемне ишетсә, аркамнан сөеп китә. Клиентларым белән дә аңлашу җиңел”, ди Садыйк.

Әңгәмәдәшем үзбәкләр арасында ана телен белмәүче юк диярлек, ә татарлар арасында үз телендә сөйләшмәүчеләр шактый, ди. Садыйкның хатыны да – урыс телле татар, “хәзер минем белән татарча сөйләшә. Улым белән татарча-урысча аралашабыз, үзбәкчәне белми”, ди ул.

“Әлбәттә, Казанга килеп яшәр, эшләр өчен татарча белү мәҗбүри түгел, урысча барысы да белә. Татар теленең кирәге юк кебек, ләкин гап-гади кагыйдә бар: кеше чит җиргә бара икән, ул шунда яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен аз булса да өйрәнергә, берничә сүз отарга тырыша. Бу очракта да шулай. Мәсәлән, Үзбәкстанда яшәүче татарларның барысы да үзбәкчә белә. Без дә монда киләбез икән, өйрәнергә тиешбез.

Аннары бер-беребезнең телен өйрәнер өчен әллә нинди зур көч салырга кирәкми, телләр охшаш бит, дин бер, гореф-гадәтләр якын. Миңа, мәсәлән, монда 12 ел яшәсәм дә, урысча өйрәнү авыр булды, әле дә кешеләргә вата-җимерә аңлатам”, ди Садыйк.

“Татар теленнән имтихан тоту үзбәкләргә авыр булмаячак”

Федераль Миграция хезмәте мөдире Константин Ромадоновский Русиягә эшкә килүче мигрантларның урыс телен белү дәрәҗәсен тикшерү имтиханын оештыру кирәклеге турында әйткән иде. Татарстанда ике дәүләт теле булуын исәптә тотсаң, килүчеләрдән татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү комачауламас иде кебек.

Садыйк, мәсәлән, андый имтиханга каршы түгел. “Үзбәк, кыргыз, казакъларга татарча өйрәнү бер нинди авырлык тудырмый, андый канун чыга икән, каршы түгелмен. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, ләкин шәхсән үзем татар телен белүемне тикшерүгә ризалашыр идем.

Татарстанда без үзебезне яхшы хис итәбез, мәсәлән, мин үземне туган шәһәрем Сәмәркандта да Казандагы кебек тыныч хис итмим. Безгә эшләргә мөмкинлек бар. Биредә халык начар булса, килмәс идек, шуңа күрә ихтирам йөзеннән булса да, татар телен өйрәнергә тиешбез”, дип кабатлый әңгәмәдәшем.

Садыйкны татарлар арасында урысларга ияреп, үзбәкләргә килмешәк яисә гомумән “чурка” дип караучылар булуы борчый. “Күбесе, әлбәттә, уңай карашта яисә битараф, ләкин татарларның да безгә “ипиебезне ашыйсыз, эшебезне тартып алдыгыз” дип әйткәннәрен ишетергә туры килә. Мин берсенә дә комачауламыйм, урламыйм, таламыйм. Барысы да – үзем эшләп тапкан малым”, ди Садыйк.

“Хәзер татар теленең абруе үсте”

Татарстанга килүчеләрнең күбесе – үзбәкләр. Икенче урында – таҗиклар. Рәсми мәгълүматларга караганда, таҗиклар 14 мең белән исәпләнә, ләкин чынында алар күбрәк. Татарстандагы таҗик милли-мәдәни мохтарият рәисе Хикмәтулла Гадоев гаиләсе белән Казанга 1994 елда күченеп килгән. Аның белән урысча аралаштык.

“Үзбәкләрдән аермалы буларак, безгә татарчаны үзләштерү авыррак, безнең тел фарсыларга якын, шуңа күрә безгә урысча аралашу җиңелрәк, ләкин без татарча аңлыйбыз. Мәсәлән, гадәттә, без җомгага Казанның Кол Шәриф, Нурулла, Солтан, Мәрҗани мәчетләренә йөрибез, анда вәгазьләр татарча бара, хәзрәтләрнең сөйләгәннәрен аңлап утырабыз”, ди ул.

Хикмәтулла Гадоев
Хикмәтулла Гадоев
Хикмәтулла әфәнде минем “Татарстанда татар теле әллә ни кирәкми: барысы да урысча белә” дигән фикер белән килешмәде. “Без күченгәндә татарча сөйләшүчеләр күп түгел иде, ләкин соңгы вакытта яшьләр арасында ниндидер күтәрелеш сизелә, урамда да реклам такталар татарча языла. Күрәсең, бу татар телендә белем алган, татар мәктәпләрендә тәрбияләнгән бер буын үсеп чыгу нәтиҗәседер.

Казанга Таҗикстаннан Миграция хезмәте башлыгы Сәфиулло Девонаев килгәндә, үз чыгышында “таҗиклар монда яши икән, татар телен белергә, өйрәнергә тиеш” дип әйтте. Килешәм. Мондагы халык белән аңлашу, уртак тел табу җиңелрәк булыр иде. Үзем, кызганычка каршы, аңласам да, татарча белмим, ә менә балаларым татарча укыгач, белә.

Ниндидер курслар булса, яхшы булыр иде, ләкин әлегә кадәр милләттәшләремнең “татарча өйрәнәсебез килә” дип, миңа мөрәҗәгать иткәннәре булмады. Дәүләт тарафыннан курслар оештырыла икән, бәлки, кызыксынып йөрүчеләр булыр.

Әлегә татарча сөйләшкән таҗиклар булса да, алар барысы да үзаллы өйрәнүчеләр. Урыс теленә өстәп, татар теленнән дә имтихан алынса, таҗиклар моны зур шатлык белән каршы алыр, дип әйтә алмыйм. Ләкин Татарстанда андый кагыйдә чыга һәм безне татарчага өйрәтәләр икән, бер кая да китеп булмаячак”, ди Хикмәтулла әфәнде.

Өйрәнергә теләк бар, кайда укырга?

Таҗик милләтеннән булган Ильяс Аброров КФУның Көнчыгыш институтында фарсы телен укыта, менә дигән итеп татарча сөйләшә, балалары 12 санлы татар кызлары гимназиясендә белем ала. Татарстан сәламәтлек саклау системасында эшләүче Абдулсәләм Мусамиров та теттереп татарча сөйләшә. Алар да татар теле курслары булса, телне өйрәнү җиңелрәк булыр иде дигән фикер җиткерә.

Мигрантлар тел өйрәнәсебез килә дигән фикер җиткерә, ләкин Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы республика халыклары телләрен үстерү бүлеге мөдире Фирая Шәйхиева, әлегә кадәр алар арасыннан бер кеше дә татар теле курслары кирәк дип мөрәҗәгать итмәде, ди.

“2-3 ел элек Урта Азиядән күченеп кайтучы урыслар “татар теле дәресләре булса, йөрер идек” дип әйтә иде. Казанның Идел буе районында сораучыларга махсус курслар оештырдык, ләкин ул вакытта нибары 3 кенә кеше татар телен өйрәнәм дип килде.

Әлбәттә, кешеләргә якында булган, йөрергә уңайлы итеп оештырылган курслар кирәк, ләкин бюджетта һәр районда да татар теле курсларын оештыру каралмаган иде. Шулай да ихтыяҗ булганда, бу мәсьәләне хәл итү юлларын табарга мөмкин иде.

Бүген телләр комиссиясе тарафыннан барлык муниципаль берәмлекләргә татар һәм урыс теле курсларына ихтыяҗны өйрәнү бурычы куелды. Бу мәгълүмат алынгач, шуңа нигезләнеп, тел укытуны оештыру рәвеше турында сөйләшәчәкбез”, ди ул.

Фирая Шәйхиева мигрантлар исәбенә Казанда татар телле кешеләрнең санын арттыру фикерен кире какмады, ләкин алардан аны көчләп таләп итеп булмый, моны канун нигезендә башкару мөмкин түгел, диде.

“Без федераль канунга таянып, мигрантларга урыс телен өйрәтергә тиеш. Алар үзләре дә шул якка тартыла, чөнки урыс теленнән башка кеше биредә үзенә юл ача алмый.

Шул ук вакытта Татарстанда яшәгәч, аларга татар теле көнкүрештә кулланыр өчен кирәк булуы көн кебек ачык. Ләкин, кабатлап әйтәм, әлегә кадәр мигрантлар тарафыннан ТР Министрлар кабинетына “татар телен өйрәнәсем килә” дигән мөрәҗәгать булмады.

Фирая Шәйхиева
Фирая Шәйхиева
Ә татар теленнән имтихан алу турында шуны әйтә алам: Русия ватандашлыгын алырга теләгән мигрантлар урыс теленнән имтихан бирергә тиешле дигән канун кысаларына татар телен кертә алмыйбыз. Татарстанга килгәнсез икән, татар теленнән имтихан бирегез дигән таләп кую мөмкинлеге юк. Моның башка ысулларын уйларга кирәк.

Казанда татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү үзәген оештыру мәсьәләсен хәл итәбез. Федераль кануннарны үтәү йөзеннән оештырылган, Русия күләмендә эшләүче “Центр тестирования по русскому языку” бар. Аның төп идарәсе Мәскәүдә урнашкан, Казанда да аның филиалы эшли.

Татарстанда татар теленнән дә шундый үзәк ачсак, кешеләргә “Килегез, белемегезне тикшерегез. Татар телен ни дәрәҗәдә белгәнегезне аңлар өчен тест узарга, сертификат алырга, эшкә урнашканда ул документны тәкъдим итәргә мөмкин” дип, әйтә алыр идек.

Бүген халыкның, шул ук исәптән мигрантларның да, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеге юк, бу система тормышка ашырылмады. Шулай да бу өлкәдә саллы гына адымнар ясала. Ачылачак үзәктә белемне тикшерү генә түгел, ә шунда ук татар телен өйрәтергә телибез.

Татар телен үзләштерү бушка булырмы, әллә түләүлеме – әйтә алмыйм, бу мәсьәлә хәл ителмәгән, ләкин бар тел курсларында белем алу, тест узулар акчага башкарыла”, диде ул.

Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы республика халыклары телләрен үстерү бүлеге мигрантларга татар телен өйрәтү өлкәсендә бер ни башкармый дип әйтеп булмый. Мәсәлән, узган елны Татарстан китап нәшриятында “Кыскача үзбәкчә-татарча мәкаль һәм әйтемнәр сүзлеге” басылып чыкты. 2 мең тираж белән чыккан китапның тышлыгы затлы, ап-ак сыйфатлы кәгазь кулланылган.

Үзбәкләр өчен дә, татарлар өчен дә яңа китап
Үзбәкләр өчен дә, татарлар өчен дә яңа китап
“Бу китап Татарстан президенты фәрманы белән дөнья күрде. Ул бездә яшәүче үзбәкләр һәм Үзбәкстанда гомер итүче татарлар өчен зур бүләк булды. Бу эш Татарстан бюджетыннан финансланды.

Китапларның бер өлеше Үзбәкстанга җибәрелде, калган өлеше монда таратылды, сатуда да бар. Бу эш уңай бәяләнде. Презентация вакытында башка диаспоралар да мондый практик кулланма безнең өчен дә чыгарылсын иде дигән фикерләрен җиткерде.

Әлеге көндә татарча-чуашча, татарча-удмуртча сөйләүлекләр әзерләнде. Киләчәктә татарча-марича, татарча-мордвача сүзлекләр булачак. Бу эш системалы рәвештә өзлексез алып барыла.

Дөрес, сүзлекләрне урыс телендә чыгарырга кирәк дигән тәкъдим булды, ләкин урыс телен кертсәк, татар теленең актив дәрәҗәсе кимиячәк, әмма урыс телен дә истә тотарга туры киләчәк, мөгаен”, диде Фирая Разыйх кызы.

Мигрантларга урыс телен дә, татарчасын да өйрәтүче юк

Формаль рәвештә мигрантларны Татарстанда урнаштыру, аларның мохиткә кереп китәр өчен уңайлы шартлар булдыруны, шул исәптән телләрне үзләштерүдә ярдәм итүне дә Татарстан федераль миграция хезмәте һәм Татарстан халыклар ассамблеясы үз өстенә алырга тиеш кебек.

Бу аларның төп бурычлары, ләкин миграция хезмәтендә татар гына түгел, урыс теле курслары да оештырылмый. Алар ватандашлык алырга теләүче мигрантларга КАИ яки КДХТИдагы уку йортларындагы түләүле курсларга йөрергә тәкъдим итә, сертификатны шунда алырга мөмкин дип, юллама гына бирә икән.

Урыс яки татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бармы-юкмы, бу проблемнар Татарстан тарафыннан ничек хәл ителә дигән сораулар да җавапсыз калды. Миграция идарәсе башлыгы урынбасары Вадим Воронин “бу эшләр белән без шөгыльләнергә тиеш түгел, Татарстан халыклар ассамблеясына мөрәҗәгать итегез” дип әйтте.

Татарстан халыклары ассамблеясының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Сәгыйть Җаксыбаев исә, урыс теле һәм татар теле курслары язмышы турында хәбәрдар түгел булып чыкты.

“Казанның 40 нчы мәктәп базасында татар теле курслары оештырыла иде, хәзер бетерелде, укытучы юк (килеп җиттек, Татарстанда татар теле укытучысын табып булмый - Р.Б.). Даими рәвештә урыс теле курслары да хәзер уздырылмый” дип әйтте ул.

Мәчет тулы мигрант, ә алар белән эшләүче күренми

Мигрантларның эшен калдырып, кайдадыр барып, дәресләрдә утырып, татарча өйрәнүләрен күзаллавы авыр. Ә курслар түләүле булса, анда баручы табылмаячагы көн кебек ачык. Үзбәкстанда калган ишле гаиләсенә акча юнәтер өчен чыгып киткән һәм монда авыр хезмәттә бил бөккән кеше татар телен өйрәнү өчен акчасын чыгарып салмаячак.

Кинәт кенә татар теленә мәхәббәте уянган һәм Казан буйлап тел курсларын эзләп йөргән үзбәк белән таҗикны күз алдына китерү авыр. Аларны кызыксындырып, тел өйрәнергә тәкъдим итү бездән тора. Үзбәк белән таҗикка түгел, теленең үсеше татарларга кирәк, үзебез шартлар тудырырга тиеш.

Урта Азиядән килүчеләрнең күпчелеге мәчетләрдә туплана, ләкин Казанның бер генә мәчетендә дә татар теле дәресләре уздырылмаганы ачыкланды. Шулай да Казандагы дини уку йортлары татар теленнән йөз чөерми, укыталар.

Бөтендөнья татар конгрессы биргән мәгълүматка караганда, Татарстанның дини уку йортларындагы студентларның күпчелеге татар түгел. Мәсәлән, Русия ислам университетында белем алучыларның 30%ы башка милләттән.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә хәлләр тагын да аянычрак, биредә 70% студент татар түгел. Казан ислам колледжында бу саннар 90%ка кадәр җитә, дип әйткән иде имамнар форумында Ринат Закиров.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры, татар теле укытучысы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин бу мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен әйтә. Бүген “Мөхәммәдия”дә 1177студент белем ала, шуларның 32се – башка милләт кешеләре, аның да яртысы – Урта Азиядә туган татарлар, ә бу 3% дигән сүз”, диде ул.

“Мөхәммәдия” – 1994 елдан бирле эшләп килүче дини уку йорты. Башкалар арасында дәрәҗәсе дә, тәҗрибәсе дә зур. Башкалардан аермалы буларак, бу мәдрәсә чын татар дини уку йорты булып санала, дин белән беррәттән биредә тел өйрәтүгә дә зур игътибар бирелә.

Казандагы танылган уку йорты
Казандагы танылган уку йорты
“Безнең уку йортында татар теле атнасына 3 тапкыр укытыла. Ике сәгать телне өйрәнәбез, бер сәгать әдәбиятка кала. Икенче курста “Татар тарихы” дәресе укытыла. Әйе, төрле студентлар бар, “Нигә безгә татар теле, безгә беренче чиратта дин гыйлеме кирәк” дип әйтүчеләр бар. Юк, монда укырга килгәннәр икән, укыту программасында бу фәннәр бар һәм алар расланган икән, рәхим итеп укысыннар. Татар теле һәм әдәбиятыннан бездә имтихан бирәләр.

Моннан тыш, без теләгән һәр кешегә дин һәм татар телен укытабыз. Мондый укулар атнага ике тапкыр була, курслар бушка. Бер сәгате – татар теленә, бер сәгате – ислам шәригатенә, бер сәгате Коръәнне дөрес укырга өйрәнүгә багышлана. Бу курсларга йөрүчеләр байтак булмаса да, кешеләр йөри, ләкин алар арасында Урта Азиядән килүчеләр бер-ике генә, курсларга күбесенчә урыс телле татарлар килә.

Кызганычка каршы, мәчетләребездә татар телен өйрәтү практикасы юк, бу эш җайга салынмаган. Ләкин бу татар телен саклап калуга һәм үстерүгә дә, башка милләт кешеләренә телебезне өйрәтүгә зур булышлык булыр иде.

Урта Азиядән килүчеләргә килгәндә, бу җирлекне яшәр, эшләр өчен сайлап килгәннәр икән, рәхим итеп биредә яшәүче халык телен өйрәнсеннәр. Ярославль, Псков кебек шәһәрләрдә, аңлашыла, урысча да җитә. Татарстан – татар иле.

Мигрантларга монда үзләрен мөселман итеп иркен хис итәр өчен барлык мөмкинлекләр бар. Мохиткә яраклашу өчен булса да тел кирәк. Халыкның дөньяга карашын аңлар, гореф-гадәтләрен таныр өчен дә тел кирәк. Эшләр өчен, мал табар өчен дә тел комачауламый, киресенчә, булыша гына!

Шәригатьтә бу мәхәллә теле дип аңлатыла. Коръән укулар гарәпчә, ләкин гасырлар дәвамында вәгазьләр һәрвакыт мәхәллә телендә әйтелгән. Хәзерге вакытта кайбер мәчетләрдә төрле күңелсез күренешләргә тап буласың, җомга намазында татарча вәгазь әйтәләр һәм хөтбәне аңламаучылар шау-шу килә, үзара сөйләшә башлый, тыңламыйлар, ә бу хөрмәт итмәү дигән сүз. Ислам динендә бу зур әдәпсезлек дип санала. Мәчетләргә татар телендә вәгазьләр тыңларга йөрер өчен дә тел белү кирәк.

Кызганычка каршы, мигрантлар арасыннан курсларда татар телен өйрәнгән яисә үзаллы булса да телне шомартканнар әллә ни күп түгел. Үзбәк белән таҗик татар теленең әһәмиятен аңларга тиеш. Русия алар белән сөйләшмәячәк, санлашмаячак, ләкин аларның мәнфәгатен татарлар кайгырта ала, чөнки урыс белән татар һәрвакыт уртак тел таба.

Шуңа күрә үзбәк белән таҗикка татарга сыенырга, биредәге мохиткә яраклашырга, мондагы күпчелек халыкның телен өйрәнергә кирәк. Мәхәлләдә яшәү өчен бу мөһим. Бу турыда “Мөхәммәдия”дә укучыларга күп сөйлибез.

Башта үз татарларыбызга да, килүче мигрантларга да татар теленең кирәклеген исбат итәргә кирәк. Кеше өстәмә тел белү белән яңа мөмкинлекләр ачылганын да аңларга тиеш. Татар теле – җиңел тел, аны өйрәнүгә кызыксыну уятырга кирәк”, ди Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

Урта Азиядән килүчеләрнең үзләре белән аралашканда татар теленә кызыксыну барлыгы күренә, ләкин дәүләт телен өйрәнер, аңа карата кызыксынуны арттырыр, биредәге мохиткә җайлашыр өчен шартлар тудырылмаган.

Мигрантларның тел өйрәнү ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек эш әлегә җайга салынмаган. Хәтта мигрантлар белән дәүләт арасында аралашу җепләрен булдырырга бурычлы идарәләр дә сорауларга төгәл җавап бирә алмый булып чыкты.
XS
SM
MD
LG