Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ислам динен тәрбия коралына әйләндерергә кирәк”


Самарның укытучылар белемен камилләштерү институтында “Ислам: Тарих һәм мәдәният. Бүгенге җәмгыятьтә Исламның тоткан урыны” исемле фәнни-гамәли конференция узды.


Бу зур сөйләшүне Самар өлкәсе мәгариф министрлыгы оештырды. Министрлыкның баш белгече, доцент, фәлсәфи фәннәр кандидаты Дамир Гатин барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алган иде.

Самар өлкәсе мәгариф министры урынбасары Владимир Классен сөйләшүне мәктәп программасына керәчәк дин дәресләреннән башлады:

Иршат Сафин сөйли
Иршат Сафин сөйли
“2012 елдан башлап, мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләре кертеләчәк. Шул ук вакытта этика дәресләре дә кертелә. Кем нәрсә тели, шуны укыячак. Ислам мәдәнияте нигезләре дә күздә тотыла. Кемне дә көчләп укыту булмаячак. Ата-ана һәм бала үзләре сайлап алачак дәресне.

Самар өлкәсе гомер-гомергә динара татулык төбәге булып саналды һәм киләчәктә дә шул юнәлештә эш алып барачакбыз. Ислам динен тәрбия коралына әйләндерергә кирәк. Бу юнәлештә Исламның мөмкинлекләре чиксез”, дип белдерде ул.

"Ислам мохитен аңлаучылар аз"

Самар Җәмиг мәсҗеде имамы Иршат Сафин: “Рус матбугатында Ислам, мөселман тик кире яктан гына тасвирлана. Ислам мохитен аңлаучылар аз. Һәр милләтнең үзенең изге затлары бар. Кайсыбер халыкларның гореф-гадәтләрен Ислам дине белән бутарга ярамый”, дип ассызыклады.

"Интеграция татарлар аша узар сыман"

Банкир, икътисади фәннәр докторы Ильяс Шәкүров бүгенге күпмилләтле җәмгыятьтә татарларның тоткан урынына тукталды:

“Совет хөкүмәте ирешкән рухи кыйммәтләрне югалттык. Авыллар үлә. Халык калаларга агыла. Чит мәмләкәтләрдән эшче куллар безгә ыргыла.

Самарда мөселманнар шулар исәбенә ишәя. Мин татар мәктәбен тәмамлаган кеше. Русчам урыслардан ким түгел. Азия, Кавказ мөселманнарының безнең шартларга яраклашулары, мөгаен, татарлар аша узар кебек тоела”, диде ул.

"Русиядәге тарих – ул рус халкы тарихы"

Самар дәүләт икътисад университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Наилә Таһирова, исламның әхлакый, тәрбияви әһәмиятен ассызыклап, Русиядә рус булмаган халыклар тарихына игътибар җитмәү турында сөйләде:

Наилә Таһирова чыгыш ясый
Наилә Таһирова чыгыш ясый
“Мин укыткан уку йортында студентларның яртысы – мөселманнар. Мин мөгаллимә. Мин тарихчы. Мин татар. Ә Русиядәге тарих китаплары – ул рус халкы тарихы, ә бит ул Русия халыкларының тарихы булырга тиеш.

Яшьләрне тәрбияләүдә Исламның мөмкинлекләре чиксез. Исламча тәрбияләсәк, олыларга да ихтирам зур, балаларга да хөрмәт җитәрлек. Ислам – ул тән һәм күңел сафлыгы. Исламда гомумкешелек кыйммәтләре тупланган. Ислам – капитализмны чылбырда тотучы. Анда кредитны процент белән бирмиләр”, диде ул.

"Ислам дине аркасында татарлар милләт буларак сакланып калды"

Наталия Мөхәммәтшина – архитектура-төзелеш университеты профессоры, тарих фәннәре докторы:

“Идел буенда сәяси тарих Исламнан аерылгысыз. Меңләгән еллар дәвамында безнең төбәк аша сәүдә һәм халык агымы тукталмаган. Болгар дәүләтенең көньяк чикләре Самар өлкәсенә туры килә.

Бездә Ислам хәтта Совет чорына да яраклаша алды. Халык ураза тотты, Корбан, Ураза бәйрәмнәрен уздырды, намаз укыды. Ислам дине аркасында татарлар милләт буларак сакланып калды.

Соңгы егерме елда җәмгыять кыйбласыз яшәде. Һәр халык үз дине белән барырга тиеш”, дип саный ул.

"Урыс студентларының 5%ы гына православ динен тота"

Самар дәүләт техник университеты доценты, фәлсәфи фәннәр кандидаты Сергей Кандауров яшьләр арасында дингә булган мөнәсәбәт хакында сөйләде:

Ильяс Шәкүров сөйли
Ильяс Шәкүров сөйли
“Мин статистика белән эш итәм. Урыс студентларының 80%ы Аллага ышана, шуларның тик 5%ы гына православ дине тота. Мөселман студентлары арасында бу сан берничә мәртәбә югарырак. Студентларның 18%ы “йомыклар” төркеменә керә. Болардан теләсә нәрсә көтәргә була”.

Шунысын әйтергә кирәк, бу очрашуда залдагы халык фикерен белдерә алмады, тыңлаттылар гына. Әмма икенче юлы залга да микрофон куярга вәгъдә иттеләр.
XS
SM
MD
LG