Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда театр сөючеләр клубы оешты


Камал театры
Камал театры

20 октябрь көнне Галиәсгар Камал театрының кече залында театр сөючеләр клубының беренче очрашуы үтте.


Казанда татар яшьләре җыелып, аралаша торган берничә урын бар: “Шәрык” клубында, “Алтын Урта” мөселман татар яшьләре җәмгыятендә төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар, остаханәләр үтеп тора. Моңа өстәп, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршында театр сөючеләр клубы оешты.

Театр белән хозурланучылар театрга дәшә

Кичә, 20 октябрь көнне Галиәсгар Камал театрының кече залында клубның беренче очрашуы үтте. Беренче очрашуда кунакта үз гомерләрен театр тормышы белән бәйләгән, театр белән хозурланучы, янып-көюче шәхесләр булды: Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләл, Наилә Гәрәева, Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Хәлимә Искәндәрова, Юныс Сафиуллин.

Артистлар театр белән бәйле кызыклы очракларын, истәлекләрен сөйләде.

Луара Шакирҗанова сөйли
Луара Шакирҗанова сөйли
Татарстанның халык артисткасы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Камал театрының музей мөдире Луара Шакирҗанова кичәгә килгән тамашачыга татар театры тарихын сөйләде.

“Барыгыз театрга, театр белән яшәгез, соңгы сулышыгызны да театрга бирегез, әгәр булдыра алсагыз” дип, ул рус әдәбиятчесе, тәнкыйтьче, театр эшлеклесе Белинскийның театр турында язган мәкаләләреннән бер өзек укыды.

Клубтан ни көтәсез?

Театр сөючеләр клубы утырышы җанлы аралашу рәвешендә барды. Килүчеләрнең күбесе театр училищесе, мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары иде. Артистлар да, килгән тамашачылар да үз фикерләрен белдерде. Клубның эш рәвешенә карата тамашачы фикерләре мондыйрак булды:

– Минем исемем – Гөлназ. Театр училищесендә 1нче курста укыйм. Мин үзем Казан кызы түгел. Мин монда артистларны белер өчен килдем. Аларның тормышларын, исемнәрен беләсе килә. Казан театры артистлары белән якыннанрак танышасым килә.

– Мин Динара, татар филологиясе аспиранты. Кемдер бәлки урыс театрына өстенлек бирәдер, үз вакытында татар театрын булдырмаска теләүчеләр дә булгандыр. Ләкин шәхсән мин татар театрын бик яратам.

Монда мин җан тынычлыгы табам. Театрдан рухи яктан баеп кайтып китәм. Монда мин артистлар белән якыннан танышырга килдем. Аннары волонтерлык дигән әйбер бар. Театрны үстерүдә ниндидер ярдәм күрсәтүгә мин бик теләп алыныр идем.

Камал театры артистлары
Камал театры артистлары
– Мин татар театрына бәләкәй чактан ук йөрим. 1975 елдан башлап Камал театрының даими тамашачысы мин. Бүгенге очрашу турында “Мәдәният дөньясы” тапшыруыннан ишетеп килдем.

Мин бу клубны болайрак күзаллым: әлбәттә, артистлар белән очрашу, аралашу булырга тиеш. Һәм тагын тамашачының үз фикере бар бит. Аны режиссерлар, артистлар белми. Бу клуб аша шул ук спектакльләргә, артистларга үз мөнәсәбәтеңне белдерү мөмкинлеге булсын иде.

– Монда тамашачы һәм театр кешеләре арасында сөйләшү бара. Бу очрашу ниндидер театр лабораториясе рәвешендә булсын иде. Монда күбесенчә театр училищесе, мәдәният университетында укучылар килгән. Аларның да театр өлкәсендә үз фикерләре бардыр. Идеяләрне үзара бүлешә торган урын булсын иде.

– Мин бу көннәрдә Казанга килдем. Бу клуб тәрбияви эш алып барыр, дип уйлыйм. Башкортстанга кайткач та, үзебезнең театр артистларына, җитәкчеләренә әйтермен: Казанда шундый клуб оештырганнар дип. Бу яшьләр өчен бик мөһим.

Камал театрының күптәнге хыялы

Кичәне алып баручы, Камал театры администраторы Резеда Гобәева театр сөючеләр клубын булдыруны Камал театры җитәкчелегенең күптәнге хыялы дип сөйләде:

“Театр сөючеләр клубын булдыру теләге озак кына хыялда яшәде, аны тормышка ашырыр өчен төрле киртәләр бар иде. Һәм бу елны без төгәл максат куйдык: сезон ачылу белән бергә театр сөючеләрне җыябыз дип.

Беренче очрашу узды. Һәм мин бик канәгать бу очрашудан. Безнең артистларыбызны хөрмәт иткән, яраткан һәм театрга гашыйк тамашачы килгән. Без кичәне нәкъ шундый итеп күрергә теләгән идек.

Резеда Гобәева
Резеда Гобәева
Алга таба безнең эшчәнлегебезгә килгәндә, безнең очрашулар артистларыбыз белән кара-каршы сөйләшеп утыруга гына кайтып калмаячак, әлбәттә.

Бүген клуб эшчәнлегенә карата төрле тәкъдимнәр, фикерләр белән алыштык. Тамашачы күзаллавы белән безнең күзаллау туры килә. Чөнки алар күргәнне без дә күрәбез, без дә нәкъ шулай уйлаган идек.

Тамашачылар төрле ярдәм тәкъдим итә: мәсәлән, театрыбызны пропагандалау, афишаларыбызны тарату, спектакль хакында сөйләү. Андый ярдәмне без бик хуплыйбыз.”

Зәвыклы һәм ярымпрофессиональ тамашачы

Театр сөючеләр клубы кимендә аена бер тапкыр җыелачак. Монда тамашачы артистлар белән танышу гына түгел, театрга, спектакльгә карата үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә алачак. Клубның төп максатының берсе: зәвыклы һәм ярымпрофессиональ тамашачы булдыру. Бу турыда Резеда Гобәева сөйләде:

“Тамашачы белән мәхәббәтебез ике яклы булырга тиеш. Без дә аларга җавап бирергә тиешбез. Шушындый максаттан чыгып оештырылды бу клуб.

Алга таба без зәвыклы тамашачы тәрбияләргә ниятлибез. Ул нинди булырга тиеш? Ул театрны, артистларны якыннан белергә тиеш, театр тормышы белән кызыксынып барырга тиеш. Һәм, әлбәттә, спектакльләребезне карап барырга тиеш.

Гади күзлектән генә түгел, ул ярымпрофессиональ күзлектән карарга тиеш. Клубка йөрүче очрашуда спектакльләребезгә бәя бирергә тиеш, театр тарихын белергә тиеш. Шундый зәвыклы тамашачы тәрбияләү – безнең хыялыбыз. Бер тамашачы 100 тамашачы фикерен җиткерергә мөмкин. Бу безгә бик кадерле.

Тамашачылар
Тамашачылар
Алга таба эшчәнлегебез киңәер, дип уйлыйбыз. Кимендә аена бер очрашу үткәрербез.

Без теләгән һәр кешене чакырабыз. Сайлап алулар була дип әйткән идек, ләкин тамашачыны тәрбияләп тә була. Тамашачыга этәргеч бирергә була. Без нәкъ менә шуны телибез. Безгә килүчеләрнең һәрберсен якын итеп, үз итеп каршы алачакбыз.

Клубның беренче очрашуына килүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Һәрбер тәкъдимнәре безгә кызык, алга таба да шулай бергә булсак иде.”

“Зәңгәр шәл” турында

7 ноябрьдә Галиәсгар Камал театрында “Зәңгәр шәл” спектакленең премьерасы була. Спектакльнең куючы режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
Театр сөючеләр клубының киләсе очрашуы да “Зәңгәр шәл” спектакленә багышланачак.

Тамашачы спектакльне карап, клубта аңа карата, уйнаган артистларга карата фикерләрен җиткерә ала. Очрашуның кайсы көнне узуы Камал театрының рәсми сайтында игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG