Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әл-Гарәбия": Мөәммәр Каддафи терәп атып үтерелде


Мөәммәр Каддафи кулга алынган вакытта
Мөәммәр Каддафи кулга алынган вакытта
Либиядә ярты елга сузылган НАТО хәрби операциясе тәмамланды. Хәзер илнең барлык төбәкләре дә Милли күчеш шурасы контролендә.

Бу турыда бүген Франция Тышкы эшләр министры Алэн Җүппе белдерде. НАТО илләре бүген Брюссельдә Либиядәге вазгыять буенча киңәшмә үткәрә.

Бүген шулай ук Сирт каласында кулга алынган Мөәммәр Каддафи атышулар вакытында түгел, ә терәп ату нәтиҗәсендә үтерелүе турында билгеле булды. Бу турыда соңыннан Каддафи гәүдәсен караган табиб белдерде, хәбәр итә “Әл-Гарәбия” телеканалы.

Шу ук чыганакка күрә, Каддафинең бишенче улы Мөгътәсим кулга алынган вакытта әле исән иде. Ул качып китәргә омтылыш ясаганда атып үтерелә.

Үзен Ибраһим атаган табиб сүзләренә караганда, Мөәммәр Каддафи һәм аның улы Мөгътәсимнең бүген җирләнүе икеле. Чөнки аларның гәүдәләрен ярып карарга кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG