Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Удмуртиянең татар дөньясында танылган авылларының берсе – Балезино районы Кистем авылы. 2011 елда Кистем үзенең 333 еллыгын билгеләп үтте.


Беренче тапкыр Кистем авылы документларда 1678 елда телгә алына. Авылга нигез салучы Мөхәммәткол Касимов була. Мәгълүматларга караганда, ул Киров өлкәсе Нократ авылыннан күчеп килгән. Бүген бу төбәктә яшәүчеләрнең күпчелеге Касимов фамилиясен йөртә. Кистем авылында гомер итүчеләрнең шәҗәрәсен төзүче Илмир Касимов: “Алар барысы да 1551 елда телгә алынган Арча кенәзе Касыйм нәселеннән булуы ачыкланды”, ди.

Кистем авылы Балезино районында зурлардан санала. Авыл 7100 гектар җирләрне били. Бүген Кистемдә меңнән артык кеше яши. Күпчелекне татарлар тәшкил итә. Авылда мәчет бар, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшли.
Илмир Касимов тегермән буасы янында

Илмир Касимов тегермән буасы янында


Авыл мәчетенә 105 ел

Кистемдә мәчет булуы беренче тапкыр1743 елда “Җәмигъ мәчете” дип телгә алына. Аннан соң 1826 елга караган документларда да мәчет турында мәгълүмат бар.

Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касимов авыл тарихын мәктәптә укыганда ук өйрәнә башлаган. Соңгы елларда ул эзләнүләргә тагын да күбрәк игътибар итә.

“Элек Кистемдә өч мәчет булган. Мәчетләрне авыл халкы һәм авыл байлары салган. Кистемдәге мәчеткә 105 ел. Аны авылның бае Госман хаҗи Касимов салган. Буыннан-буынга бу турыда сөйлиләр.

Госман хәзрәт хаҗда булган. Җәйнең эссе көнендә, печән өстендә, янгын чыгып, авылдагы күп кенә йортлар көлгә әйләнгән.

Бу вакытта Госман хәзрәт хаҗда булган. “Мөлкәтем сакланып калса, авылда мәчет салырмын”, дип нәзер әйткән. Дөрестән дә, янгын аның өенә килеп җиткәч, җил борылып икенче якка киткән. Госман хәзрәтнең ихатасы сакланып калган. Ул вәгъдәсендә торган. Бу иман йортына инде 105 ел”, дип бәян итте мәчет тарихын Илмир хәзрәт.
Борынгы мәчет янында яңа иман йорты төзелеше

Борынгы мәчет янында яңа иман йорты төзелеше


Мәчет бинасы Совет чорында да ярымайлы манарасы белән ерактан күренеп торган, авылга нур сипкән. Дөрес, аны җимерергә теләүчеләр дә булган. Әмма халык каршы торган. Сугыш елларында мәчет бинасы склад буларак кулланылган.

Сугыштан соң әлеге мәчетне ачтыруга ирешә авыл халкы.

Манара да, ярымай да сакланган. Аларны совет чоры куштаннары кисәргә омтылып карый, әмма халык яклап кала. Авыл халкы зур хөрмәт белән Галиәкбәр бабай турында искә алалар. “Ул халыкны җыеп, манараны кисәргә ниятләп килүчеләрне мәчеткә кертми. Шул ук вакытта икенче берәү - коммунист җитәкчеләргә ярарга тырышып, манараны кисеп төшерә алмагач, ярымай янына совет әләмен дә элеп куя”, дип сөйләде Илмир Касимов.

Манара җилләрдән, карлы бураннардан, яңгырлардан җимерелә башлагач, аны авыл халкы 1991 елда төзекләндерәләр.

Кистем мәчете төзелеше буенча башка авыллардагы мәчетләр аерылып тора. Ул агачтан салынган. Бинаның үзәк өлеше сигез почмаклы. Аның төньягына һәм көньягына турыпочмаклы янкорма һәм михраб төзелгән. Агач бинаның кайбер өлешләре инде чери башлаган. “Гыйбадәт йортын төзекләндерү һәм яңарту өчен күп чыгымнар таләп ителәчәк. Аннан соң тарихи бина буларак аны саклап калу да мөһим. Шуңа да кистемлеләр таштан яңа мәчет төзергә дигән карарга килде”, диде Илмир хәзрәт.
Кистем мәчетендә

Кистем мәчетендә


Төзелеш җиңел эш түгел. Ул бик күп чыгымнар таләп итә. Әлегә кадәр барлык эшләрне өмә ясап башкарганнар. Мәхәллә мөселманнары кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Үткән ел азагында һәм агымдагы елда гына мәчет төзелешенә кистемлеләр биш йөз мең сум акча җыйган. Элек мәчеткә сәдака итеп бирелгән йөз мең акча булган. Шуларга төзелеш материаллары алганнар. Мөмкинлеге булган кешеләр үзләре дә кирпеч һәм башка материаллар да китергән. Булачак мәчетнең проектын да милләттәшебез бушка ясаган. Төзелеш эшләрендә Балезино районы администрациясе җитәкчесе, авыл муниципаль берәмлеге рәисе дә һәрвакыт ярдәм итәләр.

Мәчет авыл халкын әхлакый яктан тәрбияләүдә зур роль башкара.

Мәчеттән башка авыл халкы киләчәген күрми. Шуңа да буыннар бәйләнешен өзмичә, ислам кануннары нигезендә яшәүгә өстенлек бирә кистемлеләр.

Бүген тарихи бинада гыйбадәт кыла мөселманнар. Намазларга җыела, вәгазь тыңлый. Дөрес, мәчеткә намазларга өлкән буын вәкилләре күбрәк йөри.

Яңа мәчетнең дә гасырлар дәвамында әхлакый тәрбия урыны булуына ышана мөселманнар. Иман йорты озын һәм озакка сузылган төзелеш мәйданына әверелмәс дигән өметтә алар.
Кистем зиратындагы борынгы ташлар

Кистем зиратындагы борынгы ташлар


Кистем авылының тарихи биналары

Кистем авылы бүген төзелеш мәйданы дип әйтергә мөмкин. 26 гаилә яңа йорт сала. Әмма авылда әле тарихи өйләр, биналар да сакланган. Алар турында кызыклы риваятьләр дә сөйлиләр.

Илмир Касимов авыл тарихын өйрәнүгә, гаиләләрнең шәҗәрәләрен төзүгә күп вакытын бирә. Дөнья күләмендә танылган Әхмәровлар нәселе турында да кызыклы мәгълүматлар җиткерде ул.

Тау башында тегермән бинасы, аның эчендә әле тегермән ташлары да җимерелеп бетмәгән. Тегермән өендә авылның иң данлыклы гаиләсе Әхмәровлар яшәгән. Ибраһим Әхмәров – комета ачучы. Әлеге нәселгә бәйле берничә риваять тә саклана авылда.
Үткән гасырда кулланылышта булган тегермән өе

Үткән гасырда кулланылышта булган тегермән өе


“Кистем авылы аркылы Себер тракты юлы уза. Имеш, Әби патша бу якларга килеп җиткән. Әхмәр бай аны ике ак ат белән каршы алган, кунак иткән. Һәм бу атларны да аңа бүләк итеп тапшырган. Әби патша, имеш, рәхмәт йөзеннән Әхмәр байга Чүпчи (Чепца елгасы) буендагы болыннарны биргән”, дип сөйләде Илмир Касимов.

Дөрестән дә, Әхмәр байның Чүпчи (Чепца) елгасы буенда болыннары булган. Чүпчигә койган Кистем елгасы култыгында аның тегермәннәре дә торган. Шунда тагын бер тегермән төзү өчен Әхмәр бай авыл халкын елгадан тагын култык казыткан. Эшләре өчен түләмәгән. Кистемдә бушлай эшләтүчеләрдән хәзер дә “Әхмәр байга эшлибез”, дип көләләр икән.

Бүген Әхмәровлар яшәгән өй сакланмаган, әмма тегермән бинасы авыл кырыенда әле дә утыра. Аның эчендә тегермән ташлары, улаклар да һаман тора. Дөрес, тегермәнне инде күптән кулланмыйлар. Шушы тегермәннән ерак түгел тегермәнче йорты булган. Үткән гасырның утызынчы елларында, Әхмәр байның милкен талап алгач, аның нәселе тегермәнче йортында озак еллар яшәгән.
Тегермән ташлары

Тегермән ташлары


Комета ачучы Ибраһим Әхмәров

Комета ачучы Ибраһим Әхмәровләр нәселе вәкиле. Илмир Касимов аның астрономия белән кызыксынуы, клубта еш кына лекцияләр укуы турында да сөйләде. Кометаны ачуы да кызыклы килеп чыккан.

Ул клубта яшьләр белән очрашкан. Аны егетләр-кызлар сөйләшә-сөйләшә өенә озатырга юлга чыкканнар. Шул вакытта төнге һавада әлегә кадәр билгеле булмаган кометаны күреп ала Ибраһим Әхмәров. Бу 1939 елда була.Үзенең күзәтүе хакында ул махсус оешмага хәбәр итә. Әлеге кометаны Удмуртиянең Воткинский шәһәрендә яшәүче Юрлов та күзәтә. Шуңа да кометага Әхмәров-Юрлов исеме бирелә.
Тегермән буасы калдыклары

Тегермән буасы калдыклары


Борынгы буа эзләре

Су буенда үткән заманнардан калган буа эзләре сакланган. Борынгы бабайлар елганы буып, тегермәнне эшләтү өчен кызыклы конструкция ясаган. Буа төбендәге агачлар бер рәте буйга, икенчесе аркылы төзелеп, беркетелгән. (Бүген төзелештә әлеге ысул белән тимерләрне шулай кәрәзләп бөркетәләр һәм бетон коялар.) Аннан туфрак, балчык белән күмгәннәр. Буа шулай итеп яшәү чыганагы һәм эш урыны булып торган. Аның ныклыгы, ул заманнарда ата-бабаларыбызның агачларны сайлый белүләре гаҗәпләндерә.
Кистем авылы

Кистем авылы


Кистем аркылы Себер юлы узган

Кистем авылының тагын бер тарихи урыны бар. Бу Себер тракты. Ул Кистем елгасы аша уза. Кистем елгасы аша төзелгән күперне авылда бүген дә Урыс күпере дип йөртәләр. Әлеге күпернең төзелү тарихи да кызыклы. Бу хакта Илмир Касимов болай дип сөйләде.

“Екатерина II тарафыннан расланган планга күрә Кистем авылы аркылы үтәчәк юл өстендә елга тора. Нәкъ шушы ноктада тегермән һәм буа төзелгән була. Төзүчеләр килеп, план буенча тикшеренүләр үткәрә.

Төзеләчәк юл өстенә туры килгән тегермәнне башка урынга күчерү өчен берничә көн бирәләр. Авыл кешеләре аны, дөрестән дә, бер төндә елганың икенче урынына буа буып, тегермәнне күчерәләр. Ә дәүләт кешеләре салган күперне “Урыс күпере” дип атыйлар. Ул бүген дә кистемлеләр телендә шулай атала. “Шулай итеп, бездә кешеләрнең генә түгел, хәтта күперләрнең дә милләте бар”, дип елмайды Илмир Касимов.
Урыс күпере

Урыс күпере


Әлеге күпердән ерак түгел, шулай ук елга буенда тагын бер тарихи бина тора. Элек Кистем авылында өч мәчет булган. Совет чорында шушы мәчетләрне сүтеп, хуҗалыкта куллану өчен корылма ясаганнар. Бу шул елларда күчерелеп салган мәчет бинасы.

Кистем наратлары

Себер юлында урнашкан тагын бер тарихи урын. Болар сугыш алдыннан утыртылган наратлар. Агачлар Бөек Ватан сугышында һәлак булып калган 300дән артык якташларының якты истәлеге булып тора. “Ул наратларны юл буена берәр фәрман нигезендә утыртулары ихтимал”, дип уртаклашты Илмир Касимов. “Авылдан Бөек Ватан сугышына киткәндә ир-атлар әлеге наратларны саклап үстерергә кушканнар һәм авылдашлары сугыш кырларында калучыларны искә алыр дип әйтеп киткәннәр”, дип сөйләде Илмир.

Кистемнән сугышка 500гә якын кеше киткән. Аларның яртысыннан артыгы һәлак булып калган. Ул наратлар бүген үзенчәлекле тарихи урын да, сугыштан кайтмаган авылдашларының истәлеге дә.
Кистем наратлары

Кистем наратлары


Авылның киләчәге яшь гаиләләрдә

Һәр авылның киләчәге яшь гаиләләргә бәйле, ә инде гаиләдә нинди телдә сөйләшүдән авылның үзенчәлеген, миллилеген саклап калып булачак. 330 елдан артык тарихи булган Кистем авылының киләчәге нинди булыр? Кистем киләчәктә дә татар авылы булып сакланып калырмы?

Илмир һәм Зөһрә Касимовлар яңа өйләрендә әле күптән түгел яшиләр. Әмма өй сала башлагач та, әти-әнисе белән бергә яшәргә дип килешәләр. Әби-бабай беренче чиратта сабыйларга кирәк дигән фикерне алга сөрә яшь гаилә башлыгы.

“Әби-бабай белән үскән сабыйлар башкалардан аерылып тора”, дип билгеләп үтте Илмир Касимов.

Әлеге фикерне Илмирның иптәше Зөһрә дә хуплый.

Яшь гаиләгә тормышны алып баруы җиңел түгел. Әле алар өй салырга алган бурычны түли. Шуңа да финанс яктан да өлкәннәрнең ярдәме бик кирәк. Шулай ук ата белән улга йорт эшләрен дә бергә алып баруы күпкә отышлырак. Алар киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәргә тырыша. Өйне җиткереп керсәләр дә, әле төзелеш тәмамланмаган. Илмир Касимов борынгы таш янында

Илмир Касимов борынгы таш янында



“Йортта бер хуҗа булырга тиеш”, дигән фикердә Илмир Касимов. “Кайбер вакытта бер-беребезнең фикерләре туры килми, әмма, әтинең сүзен тыңлыйм”, ди Илмир.

Зөһрә белән Илмирның олы кызлары белән яшьләр эштә вакытта күбрәк әниләре шөгыльләнә. Мәдинә апа гомере буена укытучы булып эшләгән. Оныгы белән дәрес рәвешендә шөгыльләнми, иң беренче чиратта, баланың күңеленә хуш килгән эшне сайлый.

Шулай ук бала кечкенәдән эш күреп, өлкәннәр белән бергә хуҗалык эшләрендә дә катнашырга тырыша. Әлбәттә, болар барысы да баланың әти-әнисенә якын булып үсүенә, аның өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтне дә тоеп торуына, аларның гамәлләрен хәтеренә төенләп куюына сәбәп тә булып тора. Иң мөһиме, гаиләдә татар телендә аралашуга өстенлек бирелә, башка телләрдә сөйләшү катгый рәвештә тоела.

Шул очракта гына без авылда татар телен саклап кала алабыз, дигән фикердә Илмир. Балалар бакчасыннан кайтып, урысча сүзләр әйтә, әмма өйдә аңа игътибар бирмәгәч, татарчага күчә икән бала.

Борынгы таш

Борынгы таш

Илмир Касимов Казанда белем алган. Татарның мәркәзендә калу мөмкинлеге дә булган. Әмма яшь белгеч туган авылына кайткан. “Авылда да яшьләр өчен тормыш итәргә, гаилә корырга, йорт төзергә мөмкинлекләр бар. Алардан файдалана белергә генә кирәк”, диде Илмир.

Кистем авылы бүген яңарыш чорын кичерә. Авылда 26 яшь гаилә яңа йортлар сала. Шәһәрләргә эш эзләп киткән кешеләр дә яңадан авылга кайта. Бу күренеш шәһәрләрдә фатир алу мөмкинлегенең чикле булуына бәйле. Дөрес, кистемлеләр авылдан ерак булмаган Балезино, Глазов шәһәрләренә йөреп эшли. Бу, үз чиратында, авылның йокы урынына әверелүенә китермәсме? Гореф-гадәтләрне саклап калып булырмы?

Әлеге сорауга җавапны Илмир Касимов бирде. Монда инде балаларның әби-бабайлары белән үсүе, аларга өлкән буын үз тәҗрибәсен тапшыруы кирәк дип билгеләде.

Авылның киләчәге яшь буынга бәйле. Бүген алар туган авылларында гомер итүгә, гореф-гадәтләребезне үтәп яшәүгә өстенлек бирә икән, димәк Кистем авылы да элеккеге гасырларда кебек зураеп, матурланып китәр. Ә үткән юлы турында борынгы биналар, тарихи мәчет сөйләр, риваятьләрдә сакланыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG