Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда ике тапкыр машина астында калган кыз бала үлде


Кытайның көньягындагы Фошань шәһәрендә ике мәртәбә машина астында калган кыз бала бүген хастаханәдә үлде.

13 октябрь көнне ике яшьлек Юи Юине микроавтобус таптата. Аның йөртүчесе каза урыныннан шундук качып китте. Яраланган бала яныннан 18 кеше узды, берсе дә канга буялган сабыйга ярдәм итмәде.

Аннан соң Юи Юине йөк машинасы таптатып уза. Аның йөртүчесе дә балага ярдәм итмичә качып китә.

Казаны үз күзләре белән күргән кешеләр арасыннан кыз бала янына бер хатын гына килеп туктый. Ул аны юлның читенә сөйрәп алып килә.

Шушы хәлләрне тышкы күзәтү камералары төшереп ала. Видеоязма озакламый интернетта таралып бөтен Кытайны тетрәндерде.

Баланы таптатып узган машина йөртүчеләренең икесе дә кулга алынды.
XS
SM
MD
LG