Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус парламенты яңа чикләүләр кабул итте


Минскидә узган кул чабу протестыннан бер күренеш
Минскидә узган кул чабу протестыннан бер күренеш
Беларус парламентының Югары пулаты «Киңкүләм чаралар» турындагы канунга өстәмәләрне кабул итте. Алар интернет ярдәмендә кешеләрне җыю гамәлен пикет үткәрүгә тиңли.

Чара өчен рөхсәт алынганчыга кадәр аны үткәрү көнен һәм урынын интернетта урнаштырырга тыела. Канунга өстәмәләр шулай ук киңкүләм чараларын үткәрергә ярамаган урыннар исемлеге дә киңәйтә.

Әлеге канун проекты Беларусның Эчке эшләр министрлыгы тырышлыгы аркасында барлыкка килде. Сәбәп – хакимиятләр сәясәтенә каршы чыкканнарның "сүзсез" һәм "кул чабу" протестларын үткәрүләре. Быелның июнь һәм июль айларында гына бу чараларда катнашкан мең ярым кеше кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG