Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә үлгән мәктәп мөдиренең кулга алынуын Русия Баш прокуратурасы тикшерә


Русия баш прокуратурасы Мәскәү изоляторында вафат булган мәктәп мөдире Андрей Кодаяровның кулга алынуын нигезле булу-булмавын тикшерәчәк.

Башкала прокуратурасы Кодаяровка каршы гаепләүләрне расламады. Җинаять эше тикшерүчеләргә кире кайтарылды.

48 яшьлек Кодаяров 8нче октябрь көнне йөрәк өянәгеннән төрмәдә вафат була. Ул май аенда кулга алынгын иде. Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, мәктәп мөдире баланы беренче сыйныфка алыр өчен аның ата-анасыннан 240 мең сум таләп иткән. Кодаяров үз гаебен танымаган.
XS
SM
MD
LG