Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан бу юлы булдырмады


Русия шәһәрләренең яшәү уңайлыклары рейтингында Казанга 14-нче урын бирелде. Ул Грозныйдан соң килеп, Сургут, Төмән, Краснодар, Уфа һәм башка калаларны да алга үткәрде.


Русиянең архитекторлар берлеге һәм «Урбаника» аерым бер урынны планлаштыру институты әлеге рейтингны төзегәндә керемнәрнең күләмен, торак бәяләрен, шәһәрләрдәге иминлекне, коммуналь түләүләргә күпме тотылганны, юллардагы тыгыннарны һәм башка күрсәткечләрне дә исәпкә алган.

Көнбатыш Себердәге өч шәһәр беренче бишлектә

Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Сургут шәһәре яшәү өчен иң яхшы шартлар тудырылган шәһәр дип табылган. Икенче урында Төмән, ә өченче урынны янә Ханты-Манси бүлгесендәге Түбән Варта шәһәре алган. Бу шәһәрләр Русиянең иң күп нефте табылган төбәккә урнашкан. "Соңгы 10 ел эчендә Төмән бик нык үзгәрде", ди әлеге шәһәрдә яшәүче Әкрәм Ибраһимов.

«Соңгы вакытта юллар бик яхшырды. Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр дә аларның бик яхшы булуына исләре китә», ди Ибраһимов. Хәзер Төмәндә торакның күп төзелүен һәм аны кешеләрнең сатып алуын да билгеләп үтте ул.

Мөнирә Ибраһимова исә башка шәһәрләр белән чагыштырганда фатир түләүләренең артык кыйммәт булмавын һәм шәһәр транспортының сәгать кебек йөрүен, ташламасы (льготник) булган һәркемнең хәтта коммерцияле автобусларга бушка утыруын Төмәннең кулай яклары буларак билгеләп үтте.

"Бездә хакимияттә яшь команда эшли, алар халыкка яхшы шартлар тудырырга тырыша һәм Төмән өлкәсенең көньягында нефть чыга башлау тормыш шартларын яхшыртуда һәм шәһәрне кулай итүдә зур роль уйный", ди Ибраһимов.

Көнбатыш Себердәге бу шәһәрләр Русия башкаларын да артка калдырып алдынгылыкка чыккан. Әлеге рейтингта Петербур бишенче, Мәскәү тугызынчы урында. 2009 елның башында илнең өченче башкаласы дәрәҗәсен алуга ирешкән Казан 14-нче булган.

Казанда табигать шартлары яхшы, ә торак...

Әлеге тикшерүне үткәрүчеләр Казанда заманча куллану урыннарының күп, җинаять кылулар аз, табигать шартлары әйбәт һәм торак белән тәэмин итү яхшы дип белдерә. Бу әйбәт дип белдерелгән күрсәткечләр дөреслеккә туры килми диючеләр дә бар.

Казандагы риелтор Денис Владимиров, 116metrov сәхифәсенә торак белән тәэмин итү шартларын ачыклаганда кеше башына туры килгән квадрат метрларны түгел, кешеләрнең фатир сатып алу мөмкинлекләрен барларга кирәк иде, дип белдерә.

“Ирек мәйданы” газеты баш мөхәррире Раиф Усманов әйтүенчә, бу рейтингны төзегәндә табигать шартларын гына түгел, ә җәй һәм көз көннәрендә казаннарның фатирларындагы шартларны да тикшерергә кирәк булган.

Раиф Усманов
Раиф Усманов
“Көз көне зур проблема – җылылык бирмиләр. Аны бушлай бирмиләр бит, авырлыгы да юк, ягу урыннарында су җибәреп кранны гына ачып куярга кирәк. Җылылык булмаганга бик күп кеше авырый башлый. Ыгы-зыгы, зур шау-шу туа. Мин моны Казанның зур кимчелеге дип саныйм.

Җәй көне җылы су мәсьәләсе гел калкып чыга. Башта ягу урыннарын (котельныйларны) төзекләндерәбез дип бер тапкыр 10 көнгә ябалар, аннан кайдадыр торбаларны төзекләндерәсе исләренә төшә дә тагын бик озакка җылы су бирми торалар. Өч җирдә эшлисе булса, аны килештереп бер вакытка туры китереп эшли алалар. Бу акчага да бәйләнмәгән, ә җитәкчеләрнең оешмаганлыкларыннан тора.

Бүген Казанда балалар бакчаларына урнашу да коточкыч зур проблем булып тора.

Казанда тораклы булу башка шәһәрләр белән чагыштырганда яхшырак кебек. Әмма чынлыкта, ул бик кыйммәт. Аннан соң, социаль ипотека аша тораклы булу дәвам итә. Әмма анда бюджет оешмасында эшләүчеләр генә кертелә. Чынлыкта бюджет оешмасында эшләүчеләр дә аны зур кыенлыклар белән ала. Ул тәртипкә салынсын, кеше чиратка баскач ике-өч ел эчендә алсын иде. Кешеләр тегендә чабалар, монда чабалар, бөтен җирдә танышлык кирәк”, ди Усманов.

Уфа да, Грозный да Казанны узып киткән

Башкортстан башкаласы Уфа әлеге рейтингта Петербурдан соң алтынчы урынга чыккан. Ә Чечня башкаласы Грозный - 13нче урында, ул Казанга караганда да яшәү өчен уңайрак шәһәр дип бәяләнгән. Ул юлларда тыгыннар булмаганга һәм айлык куллану тауарлары кергән җыелма бәясе белән чагыштырганда керем югары булганга Казанны узган.

Әлеге рейтингны әзерләүчеләр Росстат, эре консалтинг һәм риелтор ширкәтләрендәге, фәнни-тикшеренү институтларындагы мәгълүматларга таянып Русиядәге 100 шәһәрне тикшерелгән.
XS
SM
MD
LG