Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

"Хакимият терроры"ннан туйганнар шәригатьне яклый


Төньяк Кавказдагы тотрыксызлык хакимияттәге кайбер төркемнәргә файдага түгелме? Көч куллануның арта гына баруы бу төбәкнең тынычлык урнашудан әле бик ерак булуын күрсәтә.

Дагыстан башкаласы Махачкаладан 200 чакрым көнчыгышта урнашкан Гимры авылының өй түбәләре Кавказ таулары арасында кояшта ялтырап-ялтырап ала. Башка авыллардан аерымрак утырган бу авылга бары тик бер тар юлдан гына эләгеп була. Балалар анда җирле авар телендә генә аралаша. Авыл халкы исә Русия турында ниндидер башка дөнья кебек сөйли.

Өлкәннәр агач астында агач эскәмияләрдә утырып аккан суны күзәтә-күзәтә гәп кора. Аларның сөйләшүе солдатларның күптән түгел террорга каршы барган чарада авылны ел ярым изоляциядә тоту турында иде.

Нәби Магомедов

Нәби Магомедов

Ак сакаллы Нәби Магомедов әлеге хәлләрнең ничек башлануын искә төшереп елап ук җибәрде. Дагыстан парламенты әгъзасы булган аның улын сугышчылар “сөйләшәсе сүз бар” дип өйдән чакырып чыгарганнар.

«Алар атмаска вәгъдә бирде. Аны алдадылар. Барлыгы 62 тапкыр атканнар иде”, ди ул.

Чечен сугышчылар башлыгы Доку Умаров соңрак бу аның боерыгы булуын әйтте.

“Миңа аны юк итүгә боерык бирергә туры килде, чөнки аның исламга каршы бик хәшәрәт эшләр эшләве турында күп дәлилләр бар иде. Бу кеше безгә каршы дәгъват алып барган дистә мәчет имамына караганда да күбрәк начарлык эшләде. Шуңа мин аны юк итүгә йөкләмә бирдем. Һәм аны юк иткәннән соң, кяферләр үзләренең кешеләрен югалтканны белде. Алар Мөхәммәд аркылы үзләренең пычрак гамәлләрен башкара иде. Мөҗәһитләрне үтерде, сатты һәм һөҗүм астына куйды. Бу гамәлләрдән соң федераллар Гимрыда яшәүче бернинди гаебе булмаган халыктан уч алырга булдылар”, дип сөйләде ул интернетка куелган бер видеосында.

Әлеге хәлдән соң федераль гаскәрләр тарафыннан Гимрыда башланган террорга каршы чаралары исә җирле халыкның җилегенә үтте. Көндәлек тентүләрдән тыш, коралланган отрядлардагы меңнәрчә хәрбиләр фермерларның җимеш агачларын юк итте, терлекләрне үтерде һәм болай да хәерчелектә яшәгән халыкның мөмкин булган бар малын өйләреннән алып чыгып китте.

Магомедов шулай ук аларның авыл халкын да атуларын әйтте һәм ул бу хәлләрне хөкүмәт терроры дип бәяләде.

“Никадәр кеше үтерәләр, ә аларны җәзага тартмыйлар. Шуңа күрә аларга карата мөнәсәбәт тә шундый”, ди ул.

Кайбер авыл кешеләре Русия кануннарына буйсынырга теләмичә каршылык күрсәткән. Алар шәригать кануннары белән яшәүне якынрак күрә һәм әлеге кануннарның һичьюгы элеккедән килгән традицияләргә нигезләнүен искәртә. Шуларның кайберләре сәләфиләргә әйләнде һәм Кавказның да шуның нигезендә яшәвен тели.

Гимры урамнары

Гимры урамнары


Кремльне бүген иң борчыганы ул Гимры һәм башка авыллардагы яшь мөселманнарның сугышчылар төркеменә кушылуы һәм Дагыстанда даими рәвештә шартлаулар оештырылуы. Монда аны җирле халык “урманга киткән егетләр” дип әйтә.

Менә кара сакаллы берничә егет өйлә намазы укырга дип азан тавышы ишетелгән мәчеткә юнәлде. Аларның берсе Әбү Магомедов сәләфилекне кабул итү бүгенге көндәге гаделсезлекка каршы торуның бердән-бер юлы дип саный.

“Динне өйрәнгән егетләр ни өчен урманга китә? Алар бүгенге хәлләрне күрә, Аллаһка якыная башлый. Коръән ул - шәригать кануны. Шәригать кануны ул чисталыкка, изгелеккә чакыра. Монысын бернинди шиксез әйтә алам. Бүген безнең илдә халыкның бозыклыкка төшеп батканын күрәбез, сәясәт тә халыкны алдый”, ди ул.

Магомедов ике ел элек Дагыстан эчке эшләр министрын үтерү кебек көч куллану чараларын гаделлек урнаштыру һәм аларга җәзаларын бирү кебек бәяли. Махачкалада була торган күп кенә һөҗүмнәр полициягә каршы оештырыла. Шуларның берсе узган айда аракы кибетендәге шартлауда бер полиция вәкилен үтерде, 60ка якыны яраланды.

Әлеге шартлаудан зыян күргән Магомет Гетинов ул вакытта дустының фатирыннан чыгып килгән. Шартлау нәтиҗәсендәге кыйпылчыклар алар ягына очкан һәм тәненә кергән. Аның дусты хәзер реанимациядә ята.

Гетинов әлеге шартлатучыларны “хәшәрәтләр” дип атый. Һәм моның сәбәбе буларак эшсезлекне атый.

“Бу адашкан кешеләр. Һәркемнең башында үз проблемнары, җүләрлеге. Бу адашкан рухи азгыннар бернинди гаепсез кешеләрне шартлаталар”, ди ул.

Халык урамга чыгарга курка

Шәһәрдәге мэрия бинасыннан ерак түгел генә Русия премьер-министры Владимир Путин рәсеме белән зур плакат эленеп тора. Анда “Мин дагыстаннарны яратам, чөнки алар үз ватаннарын яклый” диелгән. Ләкин бу сүзләргә җирле халык бик ышанып бетми.

Махачкала үзәгеннән баручы Банияд Магомедова даими булып торучы шартлаулар сәбәпле, кешеләр урамнарга чыгарга куркуын әйтә. Ул шартлауларның арта гына баруы әйтә.

“Кемнәрдер динне үз файдасында куллана, чөнки ислам гаепсез кешеләрне үтерүгә каршы чыга”, ди ул.

Күп кенә җирле халык кебек Магомедова да проблемның төбендә коррупция ята дип саный. Авыл хуҗалыгы, инфраструктура, социаль хезмәт күрсәтү өчен Мәскәү тарафыннан шактый акчалар бүленә, әмма аларның бер өлеше җирле җитәкчеләргә затлы машиналар алырга һәм Махачкала читендәрәк яңа коттеджлар төзүгә китә.

Шулай ук Анджи җирле футбол такымы тирәсендә дә шактый гына кызыклы хәлләр булып ята. Бу такымны Дагыстан миллиардеры Сөләйман Керимов финанслый. Әлегә кадәр әлләни дан тотмаган “Анджи”ны ул күптән түгел сатып алды. Дөресме, юкмы Кремль аңа теләктәшлек белдерә диләр, әмма әлеге тамашаның кешеләр игътибарын читкә юнәлтү өчен оештырылганын инде күпләр чамалый. Ә проблемнар шактый күп.

“2007 елның май-апрель аенда кешеләрне урлау артты. Яшьләр эзсез югалды. Сигез кеше юк булды. Безнең прокуратурада да Чечняда сигез мәет табылган һәм ата-аналарын ДНК анализы алыр өчен чакырачаклар дип әйттеләр. Ләкин инде 2008 елдан бирле бернинди мәгълүмат бирмиләр. Мартта инде өч ел булды”, ди ул.

Human Rights оешмасындагы “Дагыстан аналары” төркеме җитәкчесе Светлана Исаева шәһәр читендәге бетоннан төзелгән бинаның кечкенә генә бүлмәсендә эш алып бара. Ул моңа өч элек урамда 25 яшьлек улы югалганнан соң тотынган. Исаева сүзләренчә, күп кенә яшь егетләр көч структуралары тарафыннан тоткарлана. Бигрәк тә мәчетләргә йөрүче һәм дини асылын ачыктан-ачык күрсәткән егетләр моңа дучар була. Аның сүзләренчә, бу егетләрне террор гамәлләрен үз өстенә алырга мәҗбүр итәләр һәм еш кына үтерәләр.

“Соңгы вакытта хокук саклау органнарының кешеләрне исән килеш машиналарда яндырып үтерү гадәткә керде. Соңыннан алар аны үзләре ясаган шарлаткычта шартлау буларак тәкъдим итә”, ди ул.

Исаева әйтүенчә, әлеге хәлләр 2007 елны Чечнядәге хәрби отрядларның бу якка күчерелүеннән соң күзәтелә башлаган.

“Бу кадәр техника һәм кешеләрнең күплеген нәрсә белән капларга. Хәрбиләргә сугыш кирәк. Юкса армиянең яшәве өчен акчасы булмаячак. Мин моны шулай гына аңлыйм”, ди ул.

Исаева хәзер Путин кире президент вазифасына кайтса, бу каршылыклар тагын да көчәер дип борчыла. “Барысы да ул килгәч башланды бит”, ди хокук яклаучы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG