Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Либиядәге чараларны 31 октябрьдә тәмамларга планлаштыра


НАТО хәзергә кабул ителгән карар нигезендә, Либиядәге чараларны 31 октябрьдә тәмамларга исәп тота. НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен сүзләренчә, рәсми карар киләсе атнада игълан ителәчәк.

Атнакич Либиянең элекке башлыгы Мөәммәр Каддафиның үлүе һәм аның тарафдарлары үзәге булган Сирт шәһәре басып алынуыннан соң, НАТО чаралары белән идарә итүче адмирал Джим Ставридис берлеккә кергән 28 дәүләт илчеләрен Каддафи режимы хәрбиләре һәм корылмаларын һавадан утка тотуны максат иткән хәрби чараларны төгәлләү тәкъдиме белән чыкты.

Каддафи үлеменең нечкәлекләре әле дә билгеле түгел. БМОның кеше хокуклары комиссиясе башлыгы Нэви Пиллей бу үлемне тулысынча тикшерү кирәклеген белдерде. АКШ дәүләт департаменты Либия милли күчеш шурасыннан Каддафи үлемен тикшерүне “үтәкүренмәле һәм ачык итәргә” чакырды.
XS
SM
MD
LG