Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:33

Үтәмилләтче Дмитрий Демушкинга җинаять эше ачылган


Мәскәү тикшерү идарәсе “Русские” хәрәкәте башлыгы Дмитрий Демушкинга җинаять эше ачты. Ул милләтара нәфрәт һәм күрәалмаучанлык тудыру маддәсе нигезендә тикшерелә.

Моңа Демушкинның 17 октябрьдә мәгълүмат агентлыкларның берсенә биргән әңгәмәсе сәбәп булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, ул анда урыс милләтенең өстенлеген танырга һәм бәрелешләргә чыгарга чакыра.

Үтәмилләтчеләр 4 ноябрь көнне Мәскәүдә “Русский марш” исеме астында йөреш уздырырга планлаштыра. Аның оештыру комитетына Русия блоггеры Алексей Навальный да кергән.

XS
SM
MD
LG