Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово серблары чик буендагы киртәләрне алуга кабат каршы чыкты


Косово төньягындагы йөзләрчә җирле серблар KFOR (КейФОР) тынычлык көчләренең Серб чигендәге өч юлга кереп китә торган урындагы киртәләрне алуына каршы чыкты.

Протест белдерүчеләр хәрби машина һәм солдатларын җибәрмичә юлларда ук утырды.

Каршылык барышында көч кулланмаган һәм беркем зыян күрмәгән.

Косово серблары албан күпчелеген тәшкил иткән хакимияткә чик буендагы пунктларны контрольгә алуга комачаулар өчен инде16 юлны каплады.

Җирле серблар Косово бәйсезлеген танымый һәм чик буен Сербия хакимияте контрольдә тотуын тели.
XS
SM
MD
LG