Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Җитәр Кавказны ашатырга” дигән митинг узды


Мәскәүнең Болотная мәйданында 200ләп кеше үтәмилләтчеләр митингында катнашты. Алар Кавказга карата сәясәтне үзгәртүне таләп итте.

Анда “Җитәр Кавказны ашатырга”, “Җитәр ясак түләргә” төп шигарьләр булып торды.

Хакимиятне тәнкыйтьләүгә Грозныйда узган шәһәр көнен билгеләү сәбәп булган. Митингны оештыручыла моның барысы да федераль бюджет акчасына уздырылган дип саный.

Мәскәү мэриясе тарафыннан рөхсәт ителгән митингта бернинди тәртип бозу булмады. Анда блоггер Алексей Навальный, “Рөхсәтсез миграциягә каршы” хәрәкәт җитәкчесе Александр Белов һәм Русиянең башка шәһәрләрендәге үтәмилләтчел оешма вәкилләре катнашты.
XS
SM
MD
LG