Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Үзбәкстанны кеше хокукларын яклауны яхшыртырга чакырды


Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Үзбәкстан хакимиятен кеше хокукларын яклау пробемнарына күбрәк игътибар итәргә чакырды. Бу хакта ул Ташкентта Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов белән очрашу вакытында әйтте.

Үз чиратында Үзбәкстан президенты либеральләшү һәм демократик реформалар уздыруда үсешкә ирешерегә тырышачагын вәгъдәләде.

Клинтон шулай ук Әфганстандагы халыкара террорга каршы чарада катнашучы американ хәрбиләренә ярдәм өчен Кәримовка рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ташкентка Клинтон Таҗикстаннан килде. Анда ул кеше хокуклары, дин һәм намус иреге, ислам экстремизмы белән көрәш турында сүз алып барды.
XS
SM
MD
LG