Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядә “Сиднейны басып ал” дигән чараны полиция куып таратты


Австралиядә полиция байларның комсызлыгына каршы “Уол-стритны басып” чарасы кысаларында узучы “Сиднейны басып ал” чарасында катнашучыларны куып таратты.

Сиднейда 70ләп кеше бер атна дәвамында шәһәр үзәгендә чатырларда яшәде. Полиция белән булган чуалышларда берничә кеше җәрәхәтләнгән, 40ы кулга алынган. Аларның кайберләренә полиция белән каршылыкка кергән өчен җәзага тартылу яный.

Элегрәк полиция Мельбурнда шундый ук чарада катнашучыларны куып тараттты.
XS
SM
MD
LG