Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:49

"Уолл Стритны басып ал" чарасы көч кулланулар белән үтә


Нью-Йорк полициясе протест белдерүчеләрне тоткарлый

Нью-Йорк полициясе протест белдерүчеләрне тоткарлый

"Уолл Стритны басып ал" исеме белән үтүче протест чаралары барышында АКШ полициясе рәхимсезлектә гаепләнде.

Уолл Стритны басып ал исеме белән үтүче протест чаралары Кушма Штатларда башланып Европага һәм башка илләргә дә таралды. Американың һәрбер шәһәрендә демонстрацияләрне контрольдә тоту өчен урамнарга күпсанлы полиция көчләре дә чыгарылды. Каршылыклар көчәю белән полицияне рәхимсезлектә гаепләүләр дә артты.

Кушма Штатларда барган Уолл Стритны басып ал чарасы тәэсирендә инде меңнәрчә кеше үзләрен дөнья икътисадындагы гаделсезлекләр нәтиҗәсендә зыян күргән “99 процентның” бер өлеше дип атый башлады.



Паркларны тирмә шәһәрчекләреннән, юлларны протест йөрешләреннән арындыру өчен меңнәрчә полиция хезмәткәре күз яшьләндерү газы һәм пластик богаулар кулланырга мәҗбүр булды.

Полициядән, тәртип саклау вазифасын үтәгәндә, американнарның АКШ конституциясендә гарантияләнүче ирекле фикер белдерү һәм җыеннар үткәрү хокукы турында да онытмау таләп ителә.

Тәртип саклау белән хокукларны бозмау арасындагы балансның ни дәрәҗәдә саклануы турында төрле кеше төрле фикердә. Бер ай элек бу протест чарасы башланганда анда Нью-Йорктагы финанс оешмалары урнашкан урамдагы бер хосусый паркта азсанлы, әмма кискен протест белдерүче кешеләр җыелган иде. Алар эшкә баручы банкирларга һәм кыйммәтле кәгазьләр белән сәүдә итүчеләргә: “Керем түгел, кешеләр”, - дип кычкырып торды. Протест белдерергә рәсми рөхсәт алмаган булсалар да, полиция үз чараларын юл читендә генә үткәрүче демонстрациячеләрне таратмаска булды.

Әмма мондый үзара дустанә мөнәсәбәт 1 октябрьгә кадәр генә дәвам итте. Ул көнне мең кешелек төркем Бруклин күперен ябып шәһәрнең чыдамлыгын сынап карарга булды.



Полиция 700-ләп кешене тоткарлап тәртип бозуда һәм юлны ябуда гаепләде. Аларны штраф җәзасы билгеләп берничә сәгатьтән иреккә чыгардылар.

Бу күпләп тоткарлаулар ике як өчен дә борылыш ноктасы булды. Шуннан соң протест чаралары күпсанлырак һәм кискенрәк була башлады. Полиция дә аларны контрольдә тоту өчен үз ягыннан шундый ук җавап бирде.

Бер ай дәвам иткән протест чаралары барышында полиция күпсанлы кешеләрне пластик богаулар белән алып китте һәм күз яшьләндерү газы кулланды. Урамдагы протест чарасын тарату өчен полиция мотоцикллар белән килде, көч кулланган демонстрациячеләргә карата таяклар кулланылды.



Инде бәрелешләр барышында полицияне рәхимсезлектә гаепләүләр дә башланды. YouTubeта “Уолл стритны басып ал: полициянең көч куллануы” (“Occupy Wall Street police violence”) дип эзләсәң, инде 3 меңнән артык видео килеп чыга. MSNBC телевидениесендә тапшырулар алып баручы Лоренс О’Донелл күптән түгел шул видеоларның берсен телевидениедән күрсәтеп Нью-Йорк полициясен кырыс чаралар күрүдә гаепләде. Видеода демонстрациячеләргә карата күз яшьләндерү газы, тупас көч кулланулар, кулга алулар сурәтләнә.



“Без берни дә эшләмибез. Сез бу хатынның полиция кешеләрне бер сәбәпсезгә тотып җиргә егып салганда һәм кулга алганда әйткәннәрен ишеттегез. Без берни дә эшләмибез. Без бу протест җыены турындагы барлык видеоларны үз блогыбызга урнаштырачакбыз һәм сез беркемнең дә кулга алу өчен хокукый нигез булырдай берни дә эшләмәгәнлеген күрәсез” – ди О’Доннелл.

Соңгы көннәрдә Кушма Штатларның башка шәһәрләрендә дә шуңа охшаш, әмма кечкенәрәк күләмдәге каршылык чаралары узды.

Бостонда бер юлны басып алган һәм җәмәгатьчелек паркын бушату таләбенә буйсынмаган 142 демонстрацияче тоткарланды. Демонстрациячеләр вәкиле Филип Андерсон Boston.com сәхифәсенә: “Икенче яртыда махсус полиция көчләренең 200 хезмәткәре килде. Хәлләр рәхимсез төс алды. Ветераннар, хезмәт берлекләре, студентлар тотып җиргә бәрелде, бәйләп ташланды, җирдән сөйрәп йөртелде. Кайберәүләре үз-үзләрен яралады. Йөздән артык кеше кулга алынды. Алар арасында табиблар да, хокукый күзәтүчеләр дә, адвокатлар гильдиясенең югары әгъзалары да бар иде һәм аларны фидия акчасы белән иреккә чыгару өчен без берничә сәгать эчендә 4 мең доллар чамасы акча җыйдык. Аларның күпчелеге иреккә чыгарылды, кайберләре әле дә төрмәдә кала. Гаепләү, мәхкәмә эшләре бара”, - дип белдерде.

Тоткарланганнарның берсе ватандашларның буйсынмау чараларын күзәтүче һәм кулга алынганнарны вәкиллек итүче Илкүләм адвокатлар гильдиясе әгъзасы Урсула Масны-Латос. Аның әйтүенчә, “хокукый күзәтүче” дип язылган яшел башлык кигән булуына карамастан, аны дүрт полиция хезмәткәре тотып алып киткән. Boston.com сәхифәсенә ул үзенә карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтелгәнлеген белдергән.

Бостон мэры Томас Менино демонстрациячеләрнең таләпләрен аңлавын, әмма шул ук вакытта шәһәрдәге гамәлләрен хупламавын әйтте. “Мин аларның сүз иреге, фикер белдерү иреге булуын аңлыйм, әмма ватандашлык буйсынмавы чараларына юл куелмаячак”, - диде.

Нью-Йорк мэры Майкл Блумберг та шундыйрак сүзләр әйткән иде. Блумберг та демонстрациячеләр канун бозмаса, аларның сүз иреген хуплавын әйтте. “Конституция тирмәләрне якламый, ул чыгышлар һәм җыелышлар үткәрү иреген генә яклый”, - диде Блумберг.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG