Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафиның мәетен ярып карадылар


Либиянең Мисурата шәһәрендә Мөәммәр Каддафиның мәетен ярганнар. Бу хакта Reuters агентлыгына үз исемен белдерергә теләмәгән медицина хезмәткәре әйткән.

Каддафи коралдан ату нәтиҗәсендә алган җәрәхәттән үлгән. Аның мәетен ярып караудан соң, медицина хезмәткәрләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Башта табиблар чыгарган нәтиҗә генераль прокуратурага тапшырылачак, ә аннары җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Хәзер Каддафи мәетен кабат сәнәгать суыткычына тыгып Мисурата базарының берсенә җәмәгатьчелек алдына чыгарачаклар.

Элегрәк Либиянең милли күчеш шурасы премьер-министры Мәхмүт Джибрил Мөәммәр Каддафины исән килеш кулга алып хөкемгә тапшыру мөмкин булмауга көрсенүен белдерде.
XS
SM
MD
LG