Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә көчле зилзилә: корбаннар саны арта


Төркия зилзиләсендә йөзләрчә кеше корбан булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:50 0:00

23 октябрь, якшәмбе көнне Төркиянең көнчыгышында урнашкан Ван төбәгендә 7.2 дәрәҗәле җир тетрәве нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше корбан булды. (AP видеосы)

23 октябрь, якшәмбе көнне Төркиянең көнчыгышында урнашкан Ван төбәгендә 7.2 дәрәҗәле җир тетрәве булды. Соңгы мәгълүматларга күрә, корбаннар саны 200-дән арткан.


Ван өлкәсенең Табанлы авылында сәгать 13.40та башланган көчле җир тетрәве Төркия көнчыгышының бик күп почмакларында, Әрмәнстан һәм Гыйракның кайбер төбәкләрендә дә сизелде. Җир астында биш километр тирәнлектә барлыкка килгән һәм 25 секунд дәвам иткән һәлакәт нәтиҗәсендә 25 бина, шул исәптән, укучылар тулай торагы җимерелде.

1999 елда Истанбулда 20 мең кешенең гомерен өзгән куркыныч җир тетрәүдән соң Ван фаҗигасе иң зур һәлакәт санала.

Табанлы авылындагы 7.2 дәрәҗәле җир тетрәүдән соң 5.5 дәрәҗәгә кадәр тагын берничә тетрәү булып алды. Кандилли сейсмология үзәге җитәкчесе Мостафа Әрдик сүзләренчә, җир тетрәү 700-1000 тирәсе кешенең гомерен өзгән булырга мөмкин. Хәзерге вакытта харәбәләр астында калганнарны коткару эшләре бара.

DHA хәбәр агентлыгы мәгълүматына караганда, фаҗига булган җирлектә электр өзелгән, телефоннар эшләми. Шуның аркасында якындагы авыллар белән элемтәгә керү кыенлык тудыра.

Ван шәһәренең һава аланы шулай ук зыян күргән, шуңа күрә гуманитар ярдәм һәм коткару очкычларының очу мөмкинлеге юк, дип хәбәр итте ТРТ каналына Төркиянең Кызыл ярымай җитәкчесе. Аның сүзләренчә, очкычлар шул районда урнашкан Эрзурум шәһәренә оча алачак.

Эрдоган фаҗига урынында

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган рәсми програмын үзгәртеп, ашыгыч рәвештә Ванга очты. Аның белән бергә шулай ук берничә министр һәм оппозиция лидеры Кәмал Кылычдаруглы да килде. Җитәкчеләр фаҗигагә кагылышлы җыелыш уздырачак.

Фаҗигадән зур зыян күргән Төркиягә төрле дәүләтләрдән ярдәм тәкъдимнәре килә башлады. Русия, АКШ, Израил, Канада, Украина, Пакстан, Грузия, Кытай ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Япония, Иран, Греция, Британия дипломатлары да Төркиягә ярдәм кулын сузды.

Ростуризм вәкиле Олег Моисеев РИА-Новости агентлыгына хәбәр итүенчә, көчле җир тетрәүләрдән зыян күргән Төркия шәһәрләрендә Русия ватандашлары булмаган.

XS
SM
MD
LG