Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кухняда сөйләшеп кенә, татар зыялысын тәрбияләп булмый"


"Яктылык" мәктәбендәге очрашу барышы
"Яктылык" мәктәбендәге очрашу барышы

"Яктылык" мәктәбендә укытучы белән ата-аналар очрашуы үтте. Җыенда татар теле, мәдәниятен үстерүдә мәктәп белән гаиләнең бергә эшләү юллары сөйләшенде.


Октябрь ае Самарда вакыйгаларга бай булды. Һәм, әйтергә кирәк, барчасы да милләтебез татар, динебез Ислам белән бәйләнешле иде. “Яктылык” мәктәбенә җыелганнарның телендә тик татар теле язмышы гына булды. Телебезнең фаҗигасе – татар авылларындагы мәктәп мөдирләреннән башлап ата-аналарга кадәр милләтпәрвәрлек хисләре булмау.

Тирәнтен уйлап эш иткән педагог, урта мәктәп мөдире Дания Абдрәхимова белән әңгәмәбез.

– Мәктәптә татар теле мөгаллимәләре, мәктәп мөдирләре телебезнең язмышы һәм киләчәге турында фикер йөртте. Эчләренә җыелганны түктеләр. Иң позитив, телебезгә яхшы караш бүгенге көндә “Яктылык”та.

“Татар телен укытырга сәгатьләр җитешми”, дигән фикер еш яңгырады. Авылдагы мәктәп мөдирләре, ата-аналар бер авыздан: “Авылда балалар татарча сөйләшә белә”, диләр.

Кухня теле, үзара аралашу теле – бер эш. Ә бит балаларга татар тарихын, татар мәдәниятен укытырга кирәк. Кухняда сөйләшеп кенә, татар зыялысын тәрбияләп булмый. Шуны да истә тотарга кирәк, бүгенге көндә ата-аналар үзләре дә татар телен белми. Татар тарихын белмәгән татар – ул рухи хәерче кеше. Милләтебезнең бу бик зур кимчелеге.

Авылдан Самарга күчеп килгән бала теле Самарда туып-үскәннекеннән өстенрәкме?

– Элеккеге елларда авылдан килгән балалар татар телендә сыйфатлы сөйләшә иде. Соңгы ике-өч елда хәлләр начар якка үзгәрде. Авыллардан татар телендә зәгыйфь сөйләшүчеләр килә. Әдәби тел юк.

“Яктылык”та балаларга татар телен өйрәтәбез, өйләренә кайткач, ата-аналар русча сөйләшүгә күчә. Куанычлы мизгелләр дә бар: “үзебез телсез үстек, балаларыбызны телле итәргә сезгә китердек”, диләр.

Безнең татарда “Русча яхшы белмәсә, бала югары уку йортына керә алмый”, дигән караш яши...

– Бездә барлык балалар да рус телен яхшы белә. Руслардан ким түгел. Югары уку йортында укыр өчен урыс теле генә җитешсә, барлык урыслар да югары уку йортларында укырлар иде. Ә ни өчен урыслар рус теленнән “икеле” ала?

Конференциядән ниндирәк кәеф белән киттеләр?

– Канатланып киттеләр. Мондый очрашулар кирәк. Укытучыларга рухи күтәренкелек керде. Үз кимчелекләрен дә күреп киттеләр.
XS
SM
MD
LG