Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә җир тетрәүләр дәвам итә. Йөзләрчә кеше җимерекләр астында кала


Төркиядә көчле җир тетрәүдән соң коткару эшләре бер минутка да тынмый.
Төркиядә көчле җир тетрәүдән соң коткару эшләре бер минутка да тынмый.
Төркиянең көнчыгышында көчле зилзиләдән соң башланып киткән коткару эшләре дәвам итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 7 дәрәҗәле җир тетрәү нәтиҗәсендә 264 кеше һәлак булган, күбесенчә Әрҗиш һәм Ван шәһәрләрендә. Яраланганнар саны исә бу сәгатькә - 1300-дән артык.

Йөзләрчә кеше җимерекләр астында кала. Шуңа күрә рәсмиләр үлүчеләрнең саны артырга мөмкин дип исәпли. Зыян күргән төбәкләргә АКШ, Европа Берлеге, Азәрбайҗан, Кытай һәм Япониядән коткаручылар килә.

Ван төбәгенең шактый өлешендә хәзерге вакытта электр юк, телефон элемтәләре өзелгән, юллар җимерек.

Җир тетрәүләр зыян күргән төбәкләрдә әле дә дәвам итә. Ванда яшәүчеләр инде бер тәүлеккә якын өйләренә керергә куркып урамда калырга мәҗбүр.

Төркиядә зилзиләләр еш кына була. Соңгы тапкыр иң көчлесе 1999 елда булды. Нәтиҗәдә 20 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG