Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:06

Лужков Мәскәү Банкы эше белән бәйле сораштыруга чакырылды


Юрий Лужков

Юрий Лужков

Мәскәү Банкында акча үзләштерүне тикшергән җинаять эшендә шаһит буларак башкаланың элекке мэры Юрий Лужков сораштыруга чакырылды.

Бу турыда Лужков үзе «Интерфакс» агентлыгына белдерде. Лужков сүзләренә караганда, ул хәзер чит илдә лекцияләр укып йөри, шуңа күрә тикшерүчеләр янына Русиягә кайткач кына барырга җыена.

Лужков әйтүенчә, аның сораштурыга чакырылуы «Азатлык» радиосының урыс редакциясенә биргән интервьюсы белән бәйле. Анда Мәскәүнең элекке мэры хәзерге хакимиятләрне тәнкыйтьләгән иде.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Мәскәү Банкының элекке җитәкчеләре Андрей Бородин һәм Дмитрий Акулинин башкала экс-мэрының хатыны Елена Батурина белән бәйле ширкәтләргә 13 миллиард сумлык тәэмин ителмәгән кредит бирүдә ярдәм иткән.

Бородин һәм Акулининга үзләреннән башка караклык гаепләве белдерелде. Банкның элекке җитәкчеләрен хәзер бөтен дөнья буйлап эзлиләр.

XS
SM
MD
LG