Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филүс Каһиров семберлеләрне моңландыра


Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Сембер өлкәсе татарлары өчен күптәнге таныш төркем – “Сорнай” ансамбле тамашаларын 15 октябрьдә үк ачып җибәрде. Өлкә үзәгендә түгел, Новоульяновски шәһәренең “Мир” мәдәният һәм ял үзәгендә. Ә өлкә үзәге филармониясендә үзенең моңнары белән Филүс Каһиров сөендерә.


Бу моң кичәсе данлыклы сандугачыбыз Рәшит Ваһаповка багышланган фестиваль кысаларында оештырылган. Башлап йөрүчесе – Рәшит Ваһаповның якташы Рифат Фәттахов.

Тамаша алдыннан Филүс белән әңгәмә корып алган идек.

– Филүс туган, “Өмет” гәзите биргән рекламада сине, әлбәттә, хаклы рәвештә, “татарның алтын тавышы” дип атаганнар. Бу бәяләмәгә каршы сүз әйтү дә кыен инде. Сәнгатькә мәхәббәтнең тамырлары нидә?

– Сәнгатькә мәхәббәт әткәй-әнкәйдән күчкәндер: әнием - җырлый, әтием гармунда уйный иде. Аларның нәселләрендә дә сәнгать сөючеләр күп булган: апа-абыйлары театрда уйнап йөргәннәр. Ләкин алар сәнгать юлына басмаган. Бәлки, тормыш авырлыклары мөмкинлек бирмәгәндер. Минем сәнгать юлыннан китүем алар өчен зур шатлык булгандыр, дип уйлыйм.

– Ишетүемчә, син – Башкортстаннан, ә яшәешең Казанда. Синнән башка да Салават, Хәмдүнәләр, Зөлфия белән Җәвит Шакировлар кебек Башкортстан балалары Татарстан сәхнәләрен бизи. Шулай ук Әмирхан Еники, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәт Ерикәй, Нурихан Фәттах кебек олпат затларыбыз Казанда яшәп иҗат иттеләр. Аларның нилектән туган якларында түгел, Татарстанда яшәгәннәре турында уйлап караганың юкмы? Һәм үзеңне Казан якларына нинди җилләр китерде? Югыйсә, Башкортстанда татарга карата тискәре мөнәсәбәт хөкем сөрә дип уйларга нигез юк кебек бит инде. Син моның сәбәбен нидә күрәсең?

– Тискәре мөнәсәбәт, дияргә, чынлап та, нигез юк. Әйтик, Уфаның үзендә үк башкорт теле түгел, татар теле хөкем сөрә. Үзем турында гына әйтә алам. Мин Октябрьский каласында укыдым – татар җирлегендә. Ни әйтсәң дә, Казан ул – татарның мәркәзе бит. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичевларның иҗади уңышлары да нәкъ шул Казанда чәчәк атканы һәркемгә мәгълүмдер.

– Алайса, әллә инде Башкортстанда талантларның аеруча күп булуы аларны Казанга юнәлтәме?

– Бәлки, бәлки. Анда конкуренция зур. Ә мин исә, Казанда яшәсәм дә, ел саен иҗат сәфәрләремне, туган ягымны хөрмәт итеп, анда башлап җибәрәм.

– Синнән аермалы буларак, Айдар Галимов Уфада яши.

– Әйе шул. Ләкин ул, туган җирендә яшәсә дә, вакытының күбрәк өлешен татар күпләп яшәгән төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне милли моңыбыз белән сыйлап йөри.
Филүс Каһиров Сембердәге көзге тамашалар арасында беренче сандугач кына. Алда әле янә Айдар Галимов, Зөлфия белән Җәвит Шакировлар, танылган эстрада җырчысы Ринат Рәхмәтуллин Сембер халкын милли моңыбыз белән сыйлаячак. Буа сатира театры эч катканчы көлдерәчәк, Болардан тыш зур концерт та көтелә. Анда уннан артык талантлы җырчыларыбыз гына түгел, “Казан” исемле бию ансамбле дә катнашачак.
XS
SM
MD
LG