Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks акча җитмәүдән яшерен документларны бастырмый


WikiLeaks интернет сәхифәсе акча кытлыгы аркасында АКШ-ның тышкы эшләр департаментының документларын бастыруны туктатып тора.

Акча җитмәү PayPal, Western Union һәм MasterCard ширкәтләренең интернет сәхифәгә “финанс блокада” ясавыннан соң барлыкка килде. Бу хәл WikiLeaks АКШ Дәүләт департаментының меңнәрчә яшерен документларын бастырганнан соң килеп чыкты.

WikiLeaks хәзер АКШ хакимиятен хосусый ширкәтләргә басым ясауда гаепли. Нәтиҗәдә алар интернет сәхифәнең файдасына акча күчерүләрне кабул итүдән баш тартты.

Яшерен мәгълүматларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү белән шөгыльләнүче WikiLeaks интернет сәхифәсенә нигез салган Джулиан Эссанж хәзер Британиядә мәхкәмә карарын көтеп ята. Әгәр ул уңай булса, Эссанжны Швециягә тапшырачаклар. Анда аны көчләү һәм җенси эзәрлекләүдә гаеплиләр.
XS
SM
MD
LG