Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:19

Human Rights Watch Каддафи яклыларның күпләп үтерелүен белдерә


Бомбага тотылган Сирт шәһәре күренеше

Бомбага тотылган Сирт шәһәре күренеше

Human Rights Watch кеше хокукларын яклау оешмасы Либия хакимиятләреннән Мөәммәр Каддафинең 53 тарафдары үтерелүен тикшерүне таләп итә.

Аларның мәетләре узган атнада яулап алынган Сирт шәһәренең бер кунакханәсендә табыла. Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, Каддафи яклылар җәзаланып атып үтерелгән.

Халыкара хокук яклаучылар, БМО һәм АКШ Либиянең Милли күчеш шурасыннан шулай ук Мөәммәр Каддафинең үлемен тикшерүне таләп итә. Шураның башлыгы Габдел Җәлил бүген андый тикшерүнең башлап җибәрелүе турында әйтте.

Либиянең хәзерге хакимиятләре башта Каддафинең атышулар вакытында һәлак булуын белдерде. Ләкин видеоязмалардан күренгәнчә, Каддафине кулга исән килеш алалар. Соңыннан, кыйналганнан соң аны атып үтерәләр.

XS
SM
MD
LG