Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:22

Самарда "Булгарская цивилизация на Волге” исемле китап дөнья күрде. Аны "Болгар мирасы" фонды чыгарган. Матди ярдәмне шулай ук Ильяс Шәкүров һәм Рәшид Сәгъдиевләр күрсәткән.


Самарда ярыша-ярыша татар китабын пропагандалау бара. Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Мидхәт углы Миннәхмәт Халиуллов, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗин 20-30 меңәр сумлык татар китабы алып кайтып, бәйрәмнәрдә халыкка бүләк итеп тараталар.

Эшмәкәр Гомәр углы Ильяс Шәкүров, 5000 данә белән “Русча-татарча сөйләүлек” бастырып, халыкка тарата. Яңа гына басмаханәдән “Болгар мирасы” фонды акчасына (җитәкчесе Мулланур углы Гомәр Батыршин) “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китап дөнья күрде. Матди ярдәмне шулай ук Ильяс Шәкүров һәм Рәшид Сәгъдиевләр күрсәткән.

Китапка кереш сүзне Гомәр әфәнде Батыршин язган. “Кешенең аң дәрәҗәсе үзенең тарихын белү белән бәяләнә. Тарихын белмәгән гаиләләрдә үз татарыннан оялган балалар үсә. Алар татар телен белмиләр. Үзенең мәдәниятеннән читләшкән буын килеп чыга. Самарда оешкан “Болгар мирасы” фонды борынгы болгар бабаларыбыз турында халыкка мәгълүмат җитештерүне максат итеп куя.

Без китап кына бастырмыйбыз. Самарның Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” исемле мәсҗед тә төзедек. Иделнең уң ярына 2,6 метр биеклектәге һәйкәл дә бастырдык. Һәйкәлнең өске өлешендә бакырдан ясалган барс. Һәйкәл болгар дәүләтенең көньяк ноктасына куелды”, дигән ул.

Китап турында үз фикерен профессор, Болгар углы Рөстәм Туйкин язган. Шуннан берничә фикер: “Минем бабам – Әхмәткәрим углы Әхмәтфазыл Туйкин 1919 елны Оренбурда үзенең туганы белән берлектә татар телендә “Төрекләр тарихы” исемле китап бастырганнар.

1939 елны китапларын яндырып, бабамны туганнары белән атып үтергәннәр. Бабам татар тарихына мөкиббән кеше була, шуңа да икенче углы – минем әтиемә Болгар исемен бирә. Самар җирлегендә шундый китап чыкканга бик шатмын. Хезмәтегез дәвамлы булсын”, ди профессор.

290 битле китапта болгар тематикасына кагылган рәсемнәр бирелгән. Аларның төсле булуы – җыентыкның зур отышы. Болгар дәүләтенә кагылган вакыйгалар хронологиясе дә аерым өлеш булып урын алган.

Китапның авторлары: тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Самар Җәмигъ мәсҗеде каршында чыгып килүче “Ислам – Нур” газетының мөхәррире Фәрид Шириязданов.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Миннәхмәт Халиуллов
китап турында: “Атлаган саен без болгар бабаларыбыз җирендә яшибез дип тәкрарларга туры килә иде. Хәзер кулларына шул китапны гына тоттырачакбыз. Һичшиксез, милләтпәрвәрлекне, ватанпәрвәрлекне тәрбияләүдә китап – мөһим чыганак. Максатыбыз – халыкны китапка якынайту. Китап укымаган милләт киләчәксез”, диде.

Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин да үз фикерен белдерде: “Булгар мирасы” тел белән әйтеп бетермәслек рухи батырлык эшли. Җитәкчесе эшбатыр Гомәр Батыршин мал да таба белә, тарих китаплары белән дә танышып барырга вакыт таба.

Гомәр әфәнде – малын милләтебез татар ихтыяҗларына юнәлтә торган ир заты. Шундый шәхесләр эш башында булганда, Самар төбәгендә татарлар баш күтәреп яшәячәк, Аллаһ боерса”, дип әйтте ул.

Китапны компьютерда җыючы – Рима туташ Нуретдинова. Рима туташ – җыентыкны бизәүче дә. Китап югары зәвык белән, пөхтә эшләнгән. Теләсә кайсы даирәдәге түрәләргә горурланып бүләк итәргә була.

Хәреф хаталарын Юта Обходская тикшергән һәм, әйтергә кирәк, бу четерекле эшне җиренә җиткезеп башкарган. Әлегә китап 1000 данә белән басылган. Гомәр Батыршин тиражны кабатлауны да истә тота.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG