Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

26 октябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасында күп балалы гаиләләргә җир бирү турындагы канун проекты каралачак. "Азатлык" хәбәрчесе көтелгән канунның кайбер нечкәлекләре хакында белеште.


Русия президенты Дмитрий Медведев узган елның 30 ноябрендә Федераль Җыелышка юлламасында өченче баласы туган гаиләләргә җир бирү мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Федераль үзәктән килгән әлеге тәкъдим җирле үзидарәләр җилкәсенә төште.

Бигрәк тә җир кыйммәт булган һәм җитмәгән Казан кебек зур шәһәрләрдә бу мәсьәлә кискен тора. Ә җирне бушлай бирү проблемны тагын да тирәнәйтә кебек.

Җир кишәрлекләре кайчан, нинди тәртиптә, нинди шартларда биреләчәк – бу хактагы канун проекты 26 октябрьдә Татарстан Дәүләт Шурасы сессиясендә каралачак. Аңа кадәр "Азатлык" радиосы хәбәрчесе экология, табигатьтән файдалану һәм җир мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин белән әңгәмә корды.

Илсур әфәнде, әңгәмәне эре шәһәрләрдә яшәгән халыкны бигрәк тә борчыган сорау җир җитәрме икән, дигән сорау белән башлыйсым килә.

– Казанда, әлбәттә, җир бик аз, аның үзәгендә бигрәк тә. Ләкин соңгы елларда Казан якын тирәдәге җирләрне үзенә кушу хисабына үз чикләрен киңәйтте. Сүз Кирмән астыннан җир кишәрлеге бүлеп бирү турында бармый. Җир кишәрлекләре шәһәр читеннән бүлеп бирелер һәм ул җитәр, дип уйлыйбыз.

Бу канунны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарәгә федераль һәм республика җирләрен бушка биреп була. Барыбыз да белә: Казан уртасында дары заводы тора. Бу инде Казан үзәгендә бомба кебек. Әгәр дә Казан хакимияте федераль үзәккә мөрәҗәгать итеп, заводны читкә күчерсә, кала уртасында зур мәйданда җир барлыкка килә.

Һава аланына барганда, зур полигоннар кала. Алар – федераль җирләр. Алар Казанның үсешен туктатып тора. Әлеге канун белән федераль җирләрне республикага бүләк итеп була.

Әйтик, күп балалы гаилә җир алу өчен чиратка баса һәм чираты җитә. Алар ничек җирле була? Сайлау хокукы биреләме? Гаиләләр җир кишәрлеген ошатмыйча баш тартсалар, чираттан төшеп калачакмы?

– Кеше чиратка баса, шул чиратка карап, җирле үзидарәләр кишәрлекләр булдыра. Мәсәлән, йөз кеше чиратта икән, хакимият 50 кишәрлек булдыра да, беренче илле кешене чакырып, сайлау хокукы бирә.

Беренче кеше 50 кишәрлек арасыннан үзенә кирәкле өлешне сайлагач, икенче кеше калган 49дан сайлый. Шулай дәвам итәчәк. Әгәр тәкъдим ителгәннәр ошамый икән, кеше әлеге чираттан төшеп кала да, икенче участок булдырганны көтә һәм исемлектә беренче булып кала.

Җирләрдә нинди дә булса коммуникацияләр каралганмы?

– Әлеге канун коммуникацияләр кертүне карамый, бары җир бирүгә генә кагыла.

Ул җир кишәрлеге кем исеменә теркәлә? Гаиләдә бит әнисе, әтисе, балалар бар...

– Җир гаиләдәге бөтен кешегә тигез итеп бүленеп теркәлә. Бала 18 яшькә җиткәнче, аның рөхсәтеннән башка җир сатыла алмый. Шуңа карамастан, кишәрлекне сатарга уйлыйлар икән, багу системасынан рөхсәт алырга кирәк булачак.

Канунның шулай булуы баланы җирдән мәхрүм калдырудан саклар, дип уйланыла. Әлеге җир кишәрлекләре уллыкка, тәрбиягә бала алганнарга да биреләчәк.

Илсур әфәнде, бу җир белән нишләргә мөмкин?

– Монда йорт салырга да, дача төзергә дә мөмкин. Шулай ук шәхси хуҗалык алып барырга да, бакча итеп файдаланырга да була.

Гариза язгач, гаилә өлешенә тигән көмешне күпме көтәчәк. Чөнки беренчеләрдән булып гариза бирүчеләр арасында өй салырга ашыгучылар булырга мөмкин.

– Күп балалы гаиләләр, бу канун июнь аенда чыкты, Татарстанда кабул ителгәнче безнең балаларга унсигез яшь туларга мөмкин, дип курка. Шундый гаделсезлек килеп чыкмасын өчен, без канунны хәзер кабул итсәк тә, аның кабул ителү вакытын 17 июнь дип күрсәтәчәкбез.

Бу вакыт эчендә балаларына унсигез тулганнарга да җир алу мөмкинлеге бирелә. Гариза биргәннән соң, бер ай эчендә чиратка басалар. Чиратка басып, бер ел узгач, җир кишәрлегенә ия булырга тиешләр. Межалау эшләрен җирле үзидарәләр башкарса, теркәү өчен акча гаилә кесәсеннән булачак.

Әңгәмәгә нокта куеп, сезнең фаразларны ишетергә теләр идек. Бу канун гамәлгә ашардай канун булырмы? Әлеге канун Русиядәге ришвәтчелек дулкынын тагын да көчәйтмәсме?

– Минемчә, монда ришвәтчелеккә урын юк. Ришвәт биреп кенә өч бала булдырып булмас. Ә бу канунның ачкычы – күп балалы булуда. Ачыклык булсын өчен, канун кушканча, исемлек, җир кишәрлекләре турында мәгълүмат интернет битләрендә булырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG