Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09
Либиянең элекке җитәкчесе бүген иртән улы Мөгътәсим белән бергә чүлдә җирләнде. Бу турыда яңа хакимиятләр “Әл-Җәзирә” телеканалына белдерде.

Каддафинең кабере төгәл кайда булуы турында әйтелми. Рәсмиләр фикеренчә, ул җирне диктатор тарафдарлары табыну урынына әйләндерергә мөмкин.

Мөәммәр Каддафи 20 октябрь көнне, Милли күчеш шурасы көчләре тарафыннан кулга алынгач, һәлак булды. Яңа хакимиятләр аның үлемен җентекләп тикшерәчәген вәгъдә итә.

Каддафинең тагын бер улы Сәйл Әл-Ислам язмышы турында әле һаман берни дә билгеле түгел. Милли күчеш шурасында әйтүенчә, ул хәзер Либиядә, ләкин якында күрше илләрнең берсенә качып китәргә җыена.

Гарәп киңкүләм мәгълүмат чаралары язганча, Каддафи гаиләсе Көньяк Африка җөмһүриятенә күченергә тели. Ләкин бу мәгълүмат әлегә расланмаган.

XS
SM
MD
LG