Accessibility links

Кайнар хәбәр

90 яшьлек Романия патшасы илнең парламентында чыгыш ясады


Романиянең элекке патшасы илнең парламентында чыгыш ясый
Романиянең элекке патшасы илнең парламентында чыгыш ясый
Романиянең элекке патшасы Михай I бүген Бухарестта парламент әгъзалары алдында чыгыш ясады. Аның мөрәҗәгате Романия патшасының 90 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын ачып җибәрде. Үзенең чыгышында Михай I милли бердәмлек һәм тарихка дөрес бәя бирү турында сөйләде.

Романия рәсмиләре әйтүенчә, патша юбилеен үткәрү элекке идарә итү системына кире кайту дигәнне аңлатмый.

Михай I Романия белән Икенче бөтендөнья сугышы вакытында идарә итте. 1944 елда ул диктатор Ион Антонескуны хакимияттән алып илне наци Германиясе белән берлектән чыгарды. Ләкин 1947 елда коммунистлар һәм аларның беректәшләре патшаны тәхетеннән баш тартырга мәҗбүр итте.

Романия ватандашлыгы Михайга 1997 елда гына кайтарылды.
XS
SM
MD
LG