Accessibility links

Тунистагы сайлауларда урта исламчы фирка җиңде


Тунис сайлауларында җиңгән "Әннаһда" исемле урта исламчы фирка вәкилләре
Тунис сайлауларында җиңгән "Әннаһда" исемле урта исламчы фирка вәкилләре
Тунистагы сайлауларда, соңгы мәгълүматларга караганда, "Әннаһда" исемле урта исламчы фирка җиңде. Аның өчен сайлаучыларның 30 проценты тавыш бирде.

Фирка вәкилләре башка сәяси көчләр белән бергә коалиция төзеп эшләргә эзер булуы турында белдерде.

Икенче урында – президент Бин Гали заманында тыелган Җөмһүрият конгрессы. Аңардан соң – “Әттакул” социал-демократик фиркасе. Алар икесе дә исламчы фирка белән хезмәттәшлек итәргә әзер.

Тунис ватандашлары якшәмбе көнне Ассамблея депутатларын сайлады. Алар күчеш хакимиятен билгеләргә һәм илнең яңа Конституциясен әзерләргә тиеш. Депутатлар хакимияттә киләсе сайлауларга кадәр – бер ел дәвамында – калачак.
XS
SM
MD
LG