Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковскийның кулга алынуына 8 ел тулды


Михаил Ходорковский (у)
Михаил Ходорковский (у)
Михаил Ходорковскийның кулга алынуына 8 ел тулды. Дөнья буйлап бүген ЮКОС-ның элекке җитәкчесен яклауга багышланган чаралар үтә.

Алар 23 октябрьдә үк башланып китте һәм бер атна дәвам итәчәк.

Протест чараларындагы төп шигарьләр - “Мин Ходорковскийны яклыйм, чөнки мин демократияне яклыйм”, “8 еллык төрмә – Русия хакимиятенең 8 еллык мәсхәрәсе”, “Без ризасызлык белдерәбез! Без чигенмибез”.

Михаил Ходорковский 2003 елның 25 октябрендә Новосибирски шәһәрендә кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG