Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Спартак" җанатарын үтергән Черкесовка 23 еллык төрмә яный


Аслан Черкесов (у)
Аслан Черкесов (у)
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе “Спартак” такымы җанатары Егор Свиридов җинаять эшен каравын дәвам итте.

Бүген прокурорлар мәхкәмәдән җанатарны үтергән Аслан Черкесовка 23 ел төрмә җәзасын бирүне үтенде. Җинаять эшендә катнашучы тагын биш дагстанлыны 8 елга иректән мәхрүм итәргә тәкъдим ителде. Алар җанатарларны кыйнауда гаепләнә.

Русия күләмендә зур яңгыраш алган бу җинаятькә хөкем карары 28 октябрьдә чыгарылачак.

Узган декабрьдә Мәскәүгә Кавказдан килгән бер төркем яшьләр һәм “Спартак” җанатарлары арасында низаг барлыкка килде. Аның нәтиҗәсендә Мәскәү җанатары Егор Свиридов травматик коралдан үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG